Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышның яшь футболчылары Башкортостанны яулый

Актанышның яшь футболчылары мактаулы даннарын төшерми алга бара! Татарстан Рәисе ярдәме белән сафка баскан «Батыр» футбол мәйданчыгында системалы алып барылган күнекмәләрнең бик яхшы нәтиҗәсе бу. Тренер Рамил Гыйльфанов җитәкчелегендә «Иман» командасы Эдуард Стрельцов Кубогына IV Бөтенроссия балалар футбол турнирында II урынга лаек булды.

Башкортостан Республикасының Сауз авылында 18-20 апрель көннәрендә Эдуард Стрельцов Кубогына IV Бөтенроссия балалар футбол турниры узды. Ярышлар 2017 елгы футболчылар арасында барды, анда  «Иман» футбол командасы да катнашып көчләрен сынады. 

Өчкөнлек ярышларда Актаныш егетләре сынатмады, мактаулы II урынга лаек булдылар. 

Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Рамил Гыйльфановны уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спортта зур казанышларга ирешүләрен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев