Актанышта Физкультурачылар көнен бәйрәм иттеләр
Бүген районда сәламәт яшәү рәвеше, ихтыяр көче һәм ныклы холыклылар бәйрәме! Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган районыбызда спорт һөнәрмәннәре үзләренең бәйрәмен билгеләп үтте.
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә узган тантаналы конференциягә районның спорт активы җыелды. Чараны алып баручылар физкультурачыларны бәйрәм белән котлап, спорт – көч, сәламәтлек, матурлык һәм озын гомер символы икәнен ассызыклады.
Айгиз Мәгъдәнов: "Массакүләм спортны үстерү – төп бурыч"
Район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Ул узган елда ирешелгән уңышларны санап үтте, киләчәккә план-максатлар билгеләде. Айгиз Хәлил улы шулай ук район бюджетыннан ярышларга бару, катнашу өчен ярдәм күрсәтүләрен сорады. Районда массакүләм спортны үстерү, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү – төп бурычларның берсе булып кала .
Ленар Зарипов: "Сез – безнең горурлыгыбыз!"
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов чыгышында махсус хәрби операциядә катнашып кайткан, хәзер районның, республиканың спорт тормышында актив катнашучы райондашларыбызга аерым рәхмәтен белдерде. «Сез – безнең горурлыгыбыз! Сезнең фидакарь хезмәтегез, чыдамлыгыгыз һәм көчле рухыгыз яшь буынга үрнәк», – диде район башлыгы.
Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле – бүләкләү тантанасы булды. Районыбызда физик культура һәм спортны популярлаштыруда фидакар хезмәт куйган белгечләргә, тренерларга, ветераннарга республика, район дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырылды. Алар арасында күпьеллык хезмәте белән район спортын үстерүгә зур өлеш кертүче остазлар да бар иде.
Башкарма комитет җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова да физкультурачыларны чын күңелдән котлап, иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, бәхет теләде. Ул районда спорт инфраструктурасы үсешенә, яңа ГТО мәйданчыклары ачылуга аерым тукталып үтте.
Актаныш – спортчылары белән танылган район
Актаныш районы спортчылары белән данлыклы. Республика, Бөтенроссия, халыкара ярышларда районыбыз вәкилләре лаеклы урыннар яулый. «Батыр» һәм «Лачын» спорт мәктәпләре , «Дулкын» бассейны йөзләгән баланы спортка тарта. Районда олысы-кечесе физкультура белән шөгыльләнә ала, өлкән буын вәкилләре өчен дә төрле секцияләр эшли.
Физкультурачылар көне – ул спорт бәйрәме генә түгел, ә безнең җирлектәге физкультура хәрәкәтенә йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару. Физик культура һәм спортны спорт ветераннарыннан, яшьләрне рухландыручылардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларның тәҗрибәсе, фидакарьлеге яшь буынга үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев