Актанышта яңа ГТО мәйданчыгы ачылды
1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе территориясендә яңа ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) спорт мәйданчыгы ачылды. Районыбызда икенче булып төзелгән мәйданчыкны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев катнашты.
Иске мәйданчык урынына — заманча спорт комплексы
Чарада райондашлар, укучылар, укытучылар һәм спорт тренерлары җыелды. Үзенең чыгышында Илфак Бариев искәртеп үткәнчә, элек бу урында тиешле сертификаты булмаган, Советлар Союзы вакытыннан калган иске уен мәйданчыгы урнашкан иде. Балаларның сәламәтлегенә һәм куркынычсызлыгына зыян килмәсен өчен, аны сүтеп, урынына заманча яңа спорт комплексы төзелде.
Финанслау һәм проект бәясе
Яңа ГТО мәйданчыгының гомуми бәясе 4,5 миллион сум тәшкил итә. Проектны финанслауда республика белән бергә район бюджетынан да 700 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Сәламәтлек һәм спорт мөмкинлекләре
Илфак Шамилевич билгеләп үткәнчә, ГТО нормативларын тапшыру — ул ил күләмендәге мөһим проект. Заманча җиһазландырылган бу мәйданчык укучыларга физик чыдамлыкны арттырырга, сәламәтлекне ныгытырга һәм спортта яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.
Район җитәкчелегенең сүзе
Ачылу тантанасы Физкультурачылар көне белән бәйле бәйрәм чаралары кысаларында узды. Илфак Бариев барлык спортсменнарны, тренерларны һәм физкультура сөючеләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән җылы котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа спорт җиңүләре теләде. Ул үзенең чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
«Шушы мәйданчык балаларның сәламәтлек торышын билгеләргә ярдәм итәр. Алга таба да матур итеп сакланыр, һәрвакыт ремонтланып, буялып торыр дип өметләнеп, без районыбызның иң зур мәктәбе — беренче мәктәпкә шушы площадканы район җитәкчесе Ленар Рафакович белән бүләк итәргә уйладык.
ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) мәйданчыгы — илебездә гамәлгә ашырыла торган зур федераль проектның мөһим бер өлеше. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, ГТО нормативларын тапшыру ил дәрәҗәсендә танылды һәм актив кертелде. Бу башлангыч һәр укучыга үзенең физик халәтен даими рәвештә яхшыртырга мөмкинлек бирә. Ныклы сәламәтлек укучының үзенә, гаиләсенә һәм бөтен җәмгыяткә файда китерергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев