Актанышта кышкы чаңгы сезонын яптылар
Бүген Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында кышкы сезонны ябу тантанасы булды. Анда Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, районыбызның чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов катнашты.
Кышкы сезонны ябу тантанасын районыбызның спорт сөючеләре көтеп алды. Чөнки бүген тагын бер тапкыр рәхәтләнеп чаңгы шуарга, үзара көч сынашырга менә дигән мөмкинлек.
Актанышта ике чаңгы базасы- искиткеч итеп җиһазландырылган һәм яктыртылган «Бүләк» һәм «Нөркә» чаңгы юллары эшләп килә.Биредән олысы-кечесенең өзелеп торганы юк. Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләрнең дә уңышлары барыбызны сөендерә. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов зур биеклекләр яулаган яшь спортчыларыбызны исемләп санап китте, аларга һәм тренерларына зур рәхмәтен әйтеп, изге теләкләрен җиткерде.
Районыбызда чаңгы спортын үстерүдә чаңгы федерациясе рәисе, «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов һәм аның улы, якташыбыз, меценат Ирек Салиховның роле бик зур.
Бүгенге тантанада Фәрит Муллагали улы алга таба да районыбызда чаңгычыларга ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Мәсәлән, җәй көне «Бүләк» чаңгы юлы барлык стандартларга туры китереп төзекләндереләчәк, шулай ук чаңгы инвентарьлары сатып алу планлаштырыла.
Чаңгы ярышы ГТО нормативларын тапшыруның бер өлеше дә булып тора.
ГТО тапшыру үзәге җитәкчесе Равил Хаҗиев ярышларны уздыру тәртибе белән таныштырганнан соң, иң кече яшьтәге спортчылар стартка басты. Бәйгедә өлкән чаңгычылар да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев