Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир уза

Бүген Актанышта шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир уза.

Бүген Актанышта шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир уза.Балалар иҗат үзәгенә иртәннән үк шахмат сөюче укучылар, аларның әти-әниләре, борынгы акыл уены осталары булган өлкәннәребез җыелды.

Кайчандыр шахмат спортына нигез салган Татарстанның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның беренче укучылары, күптапкырлар Татарстан чемпионы исеменә лаек булган шахматчы Нияз Фәррахов истәлегенә оештырылган турнир августның беренче көнендә кабат шахматчыларыбызны бергә очраштырды.

Батыр, акыллы, тәртипле, олыга-кечегә ихтирамлы Нияз Фәррахов илебез мәнфәгатьләрен яклап беренчеләрдән махсус хәрби операциягә киткән иде. Ни кызганыч, 2024 елда Актаныш батыр улын югалтты. Районыбызның горурлыгы булган Нияз Фәрраховны беркемнең дә онытырга хакы юк. Аның кебек геройлар- яшь буын өчен якты үрнәк.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хуплавы белән Фәһим Галимов шәкерте, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат ярышы оештырырга ниятли.

«БлагоДарение» хәйрия фонды президенты, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов, район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә ярыш ачык турнир исеме астында уза. 

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов, район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, Нияз Фәрраховның әнисе Ираида Фәррахова, әбисе Роза Сергеева катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук туганнары да бу истәлекле чараның шаһитлары булды.

Турнир балалар иҗат үзәгендә уза. Ярышлар 7 яшь аралыгындагы шахматчылар арасында, малайлар һәм кызлар арасында бара. 

Турнир ачылышы турында алдагы язмабызда укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев