Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш егете җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә чемпион калды

14-17 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге уза. Ярышларда Актаныш спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.

2009-2010 елгы спортчылар арасында Актаныш егете  Ринат Гайнанов 1500 метрга йөгерүдә Татарстан чемпионы исемен яулады. 

 Тагын бер җиңел атлетыбыз Чулпан Ибраһимова 400 метрга йөгерүчеләр арасында финишка алтынчы килде. Спортчыларыбызның тренеры- Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучысы, Актаныш районынындагы муниципаль ГТО координаторы Равил Хаҗиев.

Райондашларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев