Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

«Батыр» спорт мәктәбе йөзүчеләре — «Кышкы уеннар» призёрлары!

31 гыйнварда 13 спортчыны берләштергән «Батыр» спорт мәктәбе җыелма командасы, Әлмәт шәһәрендә узган йөзү буенча «Кышкы уеннар» ачык беренчелегендә катнашты.

 

 

Ярышларда барлыгы 554 яшь йөзүче көч сынашты. «Батыр» спорт мәктәбе вәкилләре лаеклы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар.

Безнең призёрлар:

  • Шамил Һадиев — 100 метрга арка белән йөзү, I урын (2012 елда туган малайлар арасында);

  • Данияр Ярмиев — 100 метрга арка белән йөзү, II урын (2012 елда туган малайлар арасында);

  • Румия Шәрипова — 100 метрга брасс, III урын (2013 елда туган кызлар арасында);

  • Дамир Шакиров — 100 метрга ирекле стиль, III урын (2013 елда туган малайлар арасында).

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләре белән ихлас котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев