Самат Хуҗин «Кросс лыжников» республика ярышында II урын яулады.
Актаныш районының «Лачын» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Самат Хуҗин 2015–2016 елларда туган малайлар арасында узган «Кросс лыжников» республика ярышында II урынга лаек булды.
Яшь спортчы дистанцияне 4.06 нәтиҗә белән узып, яхшы тизлек һәм чыдамлылык күрсәтте. Әлеге уңыш — тырышлык һәм максатчан хезмәт нәтиҗәсе.
Самат шулай ук ГТО нормативларын уңышлы үтәп, яхшы физик әзерлеккә ия булуын раслый. Аның спорттагы уңышларында тренерларының һәм гаиләсенең ярдәме дә зур әһәмияткә ия.
Саматны, аның остазларын һәм якыннарын әлеге уңышы белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм зур спорт уңышлары телибез.
Нет комментариев