Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Фирдәвис Шәемов: “Район балаларына бер ихтирам һәм хөрмәт булыр дип башлаган эшем бу“

Шушы көннәрдә район үзәгендә Актанышның күренекле шәхесләре һәм якташыбыз, СССРның спорт остасы Фирдәвис Шәемов бүләкләренә зур җиңел атлетик кросс узды. Үз тарихында 5нче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгедә быел районың барлык мәктәпләреннән 200гә якын укучы катнашты. Аеш авылында туып үскән Фирдәвис абыйның бар гомере Чаллы шәһәре белән бәйле. - Нишләп әле...

Шушы көннәрдә район үзәгендә Актанышның күренекле шәхесләре һәм якташыбыз, СССРның спорт остасы Фирдәвис Шәемов бүләкләренә зур җиңел атлетик кросс узды. Үз тарихында 5нче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгедә быел районың барлык мәктәпләреннән 200гә якын укучы катнашты.
Аеш авылында туып үскән Фирдәвис абыйның бар гомере Чаллы шәһәре белән бәйле.
- Нишләп әле бу ярышны Чаллыда, я булмаса Тукай районында үткәрмибез, дип гаҗәпкә калучылар да булды, - ди ул. - Мин Тукай районында туып үсмәгән. Чаллы шәһәрендә ярышлар үткәрергә болай да мөмкинлекләр зур, алар һәрдаим үтеп торалар. Шуңа да әлеге бәйгене туган төбәгемдә үткәрергә ниятләп, район балаларына үзгә бер ихтирам һәм хөрмәт булыр дип башлаган эшем бу, - ди Фирдәвис абый.
Читтә яшәсә дә күңеле белән гел Актанышта ул. Райондагы һәрбер яңалык белән дә хәбәрдар, чөнки Чаллыда яшәвенә карамастан, 1978 елдан алып "Актаныш таңнары" газетасын ала, район сулышы белән яши.
Ел да, бәйгене оештыру мәшәкатьләре белән йөргәндә, шактый ишекләрне шакырга туры килә аңа. Оештыру эшенең авырлыгын бер үзе генә беләдер. Шөкер, нәтиҗәсе сөенечле. Быел да ул бүләкләрне мулдан әзерләгән. Кубок, дипломнарга өстәп, һәр җиңүчегә истәлек бүләге дә бар иде: бәйгенең исеме язылган оригиналь футболкалар.
Йөгерешчеләр 500, 1000, 1500, 2000 метр ераклыкта көч сынады. Быел, үзгә буларак, урыннар урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында аерым билгеләнде. Нәтиҗәдә, Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары I урынга ия булдылар. Иске Кормаш мәктәп командасы - II, Зөбәер спортчылары - III, Теләкәй мәктәп командасы IV урында. Урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемендә I урынны Актанышның 2нче мәктәбе яулады. 1нче санлы мәктәп командасы - II, кадет-интернат мәктәбе укучылары III урында. Зурлар төркемендә, шулай ук, Актанышның 2нче урта мәктәбе беренчелекне бирмәде. 1нче мәктәп - II, Пучы урта мәктәбе III урында. Һәр җиңүче команда күчмә кубок һәм туплар белән бүләкләнде. Ә зурлар төркемендә IV урынны алган кадет-интернат мәктәбе, район һәм мәктәп сулышын газета битләрендә даими яктыртып барган белем учагы буларак, махсус бүләккә - "Актаныш таңнары" газетасының кубогына ия булды. Ярышның иң зур бүләге - "Актанышның күренекле шәхесләре" кубогы исә әлегә үз хуҗасын көтеп кала. Аны, киләсе елда, 2014-2015 уку елының нәтиҗәләре буенча һәр яктан да уңышларга ирешкән мәктәпкә тапшырачаклар.
Фирдәвис ага үзе дә бүләксез калмады. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының "Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен" күкрәк билгесе белән хөрмәтләнде ул. Шулай ук, чарада катнашкан муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова данлыклы якташыбызга район хакиме Фаил Камаевның Рәхмәт хатын тапшырды.
"Хөрмәтле Фирдәвис Шәем улы! Сезгә озак еллар дәвамында республика күләмендә җиңел атлетиканы үстерүгә куйган хезмәтегез, районыбыз халкын спортка тартуда керткән өлешегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Без Сезне спортның әйдәүчеләр сафында баручы, булдыклы һәм тәвәккәл спортчы буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Районыбыздан читтә яшәсәгез дә, якташларыгыз белән даими элемтәдә торып, безгә һәрьяктан күрсәткән ярдәмегез, эшлекле киңәшләрегез санап бетергесез.
Сезгә алдагы көннәрдә дә яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек телим", - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев