Иң көчлеләр җиңсен: Актанышта җәйге спартакиада старт алды
Бүген Актанышта зур спорт бәйрәме- Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда гомуми белем бирү мәктәпләре, һөнәри техникум, кадет мәктәбе укучылары арасында җәйге спартакиада башланды.
Спартакиаданың максаты-укучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, укучыларның сәламәтлеген ныгыту, талантлы һәм сәләтле балаларны, районның иң көчле командаларын ачыклау. Укучыларның җәйге спартакиадасы программасына 6 төр аралыкка йөгерү, озынлыкка сикерү, эстафета, ядрәне этеп җибәрү буенча ярыш төрләре кертелгән. Ярышта катнашучыларның күрсәткечләре ГТО нормативларын тапшыру да булып тора.
Һәр бәйге буенча нәтиҗәләр билгеле булганнан соң шәхси беренчелек җиңүчеләре һәм командалар бүләкләнә.
Рузилә Хәсәнова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев