Наилә Борһанова һәм Сөмбел Гайнетдинова  Россия беренчелегендә  көч сынашачаклар
Спорт хәбәрләре

Наилә Борһанова һәм Сөмбел Гайнетдинова Россия беренчелегендә көч сынашачаклар

Самбо көрәше буенча юниорлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты 16-21 декабрь көннәрендә үтте. Бу зур бәйге Россия беренчелеге һәм чемпионатына сайлап алу туры да булып тора. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ике укучыбыз - Наилә Борһанова һәм Сөмбел Гайнетдиновалар (остазлары Шамил Әхмәтов) икесе дә үз авырлык...

Самбо көрәше буенча юниорлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты 16-21 декабрь көннәрендә үтте. Бу зур бәйге Россия беренчелеге һәм чемпионатына сайлап алу туры да булып тора. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән ике укучыбыз - Наилә Борһанова һәм Сөмбел Гайнетдиновалар (остазлары Шамил Әхмәтов) икесе дә үз авырлык үлчәүләрендә 2 урынны яулап, көмеш медаль белән бүләкләнеп кайттылар. 2017 елның февраль аенда алар үзләрен Армавир шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә сынаячаклар.

Нет комментариев