Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Өлкәннәр декадасын йомгаклап бүген районыбызда спартакиада уза

Район халкының өчтән берен тәшкил итүче өлкәннәребезгә бу көннәрдә авыл җирлекләрендә, үзләре эшләп лаеклы ялга оешма-предприятиеләрдә игътибар аеруча зур булды. Бүген әлеге хөрмәтләүләргә, һәр төрле чараларга йомгак ясап өлкәннәр спартакиадасы оештырылды.

Бүген иртәннән үк "Батыр" спорткомплексына

районыбызның физкультура-спорт сөюче өлкәннәре җыела башлады. Районкүләм спартакиаданы көтеп ала алар. Һәрберсенең күзеннән тормышны ярату хисләре бөркелеп тора торган апа-абыйлар бүген аеруча яшәреп киткәннәр.

Һәммәсе дә спорт киеменнән.

Спартакиаданы тантаналы төстә ачып җибәреп

район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова өлкәннәребезнең ункөнлектә генә түгел, гомумән тормышта да актив тормыш позициясе алып баруын әйтеп рәхмәт белдерде:

-Һәрбер авыл җирлегендә өлкәннәр белән очрашулар, аларны хөрмәтләп кичәләр оештырылды. Сез үзегез бик активлар, киләчәктә дә шулай булып калыгыз. Үзегезнең сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

Бүгенге спартакиадада көчләрегезне сынап, матур итеп ял итеп, көч туплагыз. Киләсе елларда да шушы спорт бәйрәмнәрендә очрашырга язсын,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев өлкәннәребезгә спорт уеннарында уңышлар теләде.

Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиев спартакиаданың нигезләмәсе, ярышлар тәртибе белән таныштырды.

Бүген апа-абыйлар өстәл теннисы,

идәннән этелү, вакытка чүгәләү, дартс, йөзү, җиңел атлетика төрләрендә ярышачак.

Шул ук вакытта сәнгать сөюче өлыларыбыз алдан әзерләп алып килгән

концерт номерларын да тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрне дипломнар, истәлекле бүләкләр көтә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев