Райондашыбыз Татарстан Республикасы Беренчелеген отты
4-6 июль көннәрендә татарстан Республикасы Беренчелегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Райондашыбыз, йөгерешче Резеда Басыйрова әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашып зур уңышлар белән Актанышка кайтты. Резедабыз 1500 метрны 4 минут 57 секундта узып юниорлар арасында иң-иңе булып танылды һәм 20 яшькә кадәрге спортчылар арасында беренче урынны яулап җиңүче исеменә лаек булды.
Резеда Басыйрованы спорт дөньясында зур уңышларга ирешүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә осталыгың тагы да үссен, чарлансын. Яңа үрләр-биеклекләрең белән якташларыңны гел сөендереп тор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев