Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Роберт Сәләхиев истәлегенә көрәш ярышында җиңүчеләрне аның балаларыннан акчалата призлар көтә

Бүген Татар Суыксуында шушы авылда гомер буе яшәп, фидакарь хезмәт куйган, шагыйрь, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Сәләхиев истәлегенә көрәш ярышы уза.

Турнирны ачылу тантанасы районыбызның хөрмәтле кешесе Роберт Фәссах улын искә алу да булды. Аның туган авылын яратуы, данлавы, авылда яшәп югары дәрәҗәләргә ирешүе барчабызга да матур үрнәк. Роберт абый истәлегенә көрәш турнирын үткәрүдә аның балалары: кызы Айгөл, уллары Раил, Наил башлап йөри. Ә бәйгене оештыру идеясе районыбызның танылган спорт остасы, бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән, Наил әфәнденең сыйныфташы, дусты Раил Сираевныкы. 

Роберт Сәлахиев авыл җирлеге  тормышында актив катнаша, үзенең камил холкы белән башкаларга үрнәк шәхес була ул. Соңгы елларда мәчетне төзекләндерүдә, аның эчәнлеген җанландыруда зур өлеш кертә.

Җирлек башлыгы Гүзәлия Хамматуллина бәйге алдагы елларда да дәвам итәр дигән ышанычта. Чөнки нәкъ шундый чараларның киләчәк буынны патриотик рухта, сау-сәламәт итеп тәрбияләүдә өлеше зур. Авыл җәмәгатьчелеген сәламәт яшәү рәвешенә тарткан актив Раил Сираевка, бүгенге ярышларны оештыручы Наил Сәлахиевкә Гүзәлия Хамматуллина рәхмәт хатларын тапшырды.

 Татар Суыксуы авылында спортка гашыйк, сәламәт тормыш рәвешен үз иткән халык яши. Озак еллар авылда танылган табибә Зифа Гаязова истәлегенә чаңгы ярышлары уза, шушы авылда туып-үскән егетләр Яңа ел каникулларында волейбол ярышлары оештыра. Хәзер зур спорт чаралары исемлегенә көрәш ярышы да өстәлде. Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов Татар Суыксуы халкына әлеге уңайдан рәхмәт белдерде, бәйгенең озын гомерле булуын теләде.

Авылның горурлыгы- Дөнья чемпионы, бик күп көрәш ярышлары җиңүчесе Азат Габдрәшитов та Роберт Сәлахиев исемендәге турнирда катнашучыларның келәмдә бил алышуын карады. Кечкенәдән үк районкүләм ярышларда катнашу яшь көрәшчене алга этәрә, тәҗрибә бирә, сынауларда бирешмәскә өйрәтә, ди ул. 

Тантанада чыгыш ясаучылар бик күп булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, район башкарма комитетының спорт һәм туризм башлыгы Айгиз Мәгъдәнов, мәктәп директоры Фидан Газизов, укытучы Ирек Латыйпов һәм башкалар укучыларга уңышлар теләделәр, бәйгене оештыручы Сәлахиевләрнең балалары башкаларга бар яклап үрнәк, диделәр. 

Роберт абыйның кызы Айгөл, улы Наил әтиләренең истәлеген саклаудагы ярдәмнәре өчен авылдашларга, район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Балалар киләсе елның 18 февралендә- Роберт Сәләхиевкә 75 яшь тулган көнендә Актанышта зур концерт оештырачакларын әйттеләр. Анда шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны танылган артистлар  башкарылачак.

Бәйгедә район мәктәпләрендә белем алучы 2010-2013 елларда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар катнаша. Төрле авырлыкта җиңүчеләрне Роберт Сәләхиевнең  балалары әзерләгән акчалата призлар көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев