Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Шахматта — беренчелек безнекеләрдә

Минзәлә шәһәрендә укытучылар профсоюзы вәкилләре арасында «Педагогик баталияләр» дип исемләнгән шахмат турниры узды. Әлеге чара педагоглар арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан оештырылды.

 

 

Турнирда районнардан килгән укытучылар командалары көч сынашты. Катнашучылар югары дәрәҗәдә әзерлек, игътибарлылык һәм стратегик фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уеннар киеренке һәм мавыктыргыч барды, һәр партия чын мәгънәсендә көрәш рухы белән сугарылган иде.

Әлеге ярышларда безнең команда аеруча уңышлы чыгыш ясап, лаеклы рәвештә 1 нче урынны яулады. Команда әгъзаларының бердәмлеге, уйлап эш итүе һәм осталыклары җиңүгә китерде. Алар һәр уенда үзләренең осталыкларын күрсәтеп, көндәшләреннән өстен булуларын расладылар.

Бу җиңү — укытучыларыбызның һөнәри осталыгы гына түгел, ә аларның интеллектуаль потенциалы югары булуын да дәлилли. Мондый чаралар педагоглар өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа казанышларга омтылу өчен зур мөмкинлекләр ача.

Командабызны әлеге зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев