Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә 2021-2022 уку елын йомгакладылар

Бүген район спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә 2021-2022 нче уку елын йомгаклап быелгы спорт сезонын ябу тантанасы уза.

               “Дулкын” бассейнында ярышларның бүген өченче көне. 2-11 сыйныф укучылары арасында иң көчлеләр ачыклана. 
                Спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә 70 укучы әлеге спорт төренә өйрәнә. Ярышларга аларның 40ы гына катнаша. Көчлеләр арасында көчлеләрне сайлап алу бәйгесе бу. Ярыш шактый катлаулы. Малайлар, кызлар 50-200 метр аралыгында төрле ысуллар- баттерфляй, аркада, брасс һәм ирекле стильдә йөзәләр.

            Укучыларның остазы Олег Ваганов,  бүгенгә инде балалар арыды, әмма бирешмиләр, ди. Гадәттә 1 сыйныфтан еллар дәвамында йөзү белән даими шөгыльләнеп ирешелгән уңышлар ачыклана бит. Шуңа берәүнең дә сынатасы килми.

             11 сыйныф укучысы Рушан Әхтәмов  кичәге ярышта шәхси рекорд куйган. Олег Витальевич шәкертенең зурлар рекордын кабатлавын әйтте. Шунысы бар, Рушан быел спорт карьерасын тәмамлый, алда егетне башка шәһәрдә студент тормышы көтә. Әмма остазлары өйрәткәннәр аңа гомер буена кирәк булачак.

           10 сыйныф укучысы Гомәр Хуҗин да иң көчле спортсменнарның берсе, ул ярыш барышында 1 разряд нормаларын үтәгән. 12-13 яшьлекләрдән Рүзәл Гайнетдинов аркага ятып 200 метр араны уңышлы узган һәм 1 зурлар разрядын үти.  Ильяр Шириев, Рамазан Гәрәев, Адилә Гаянова, Саидә Галиева, Арина Гарипова, Румия Шәрипова исемнәрен дә бары мактап һәм горурланып телгә алды Олег Ваганов. 
              Камилә Кәрамова исә Актаныш йөзүчеләренең данын бар Татарстанга таныткан. Ярты ел элек ул республика ярышында катнашып бронза призер булган. Бүгенге ярышта да нәтиҗәләре бик яхшы. Камиләнең сеңелесе 11 яшьлек Виктория зурлар буенча 3 разрядлы спортчы исеменә лаек була.  
             Ярыш булгач, аның җиңүчеләрен хөрмәтләү, бүләкләүне дә йөзү бүлеге матур итеп оештырган. Ата-аналар иганәчелек ярдәме күрсәтеп, бүләкләр әзерләгән. Микоелян, Ярмиевләр, Һадиевлар, Иманаевлар гаиләсе һәрвакыт мондый чараларны үткәрүдә булыша. Шулай ук районның  “Йөзү федерациясе” дә иң яхшыларны билгеләп үтүгә үз өлешен керткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев