Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Укытучыга 70 төрле һөнәр дә аз!

Яңа елга аяк басып, бәйрәм тәэсиреннән арынырга да өлгермәдек, районда бер-бер артлы төрле ярышлар старт алды. Иң беренчеләрдән булып, 4 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиаданы башлап җибәрделәр. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды. Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу, дартс,...

Яңа елга аяк басып, бәйрәм тәэсиреннән арынырга да өлгермәдек, районда бер-бер артлы төрле ярышлар старт алды. Иң беренчеләрдән булып, 4 гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиаданы башлап җибәрделәр. Ярышлар "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында, "Актаныш" спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды.
Спартакиада программасына өстәл теннисы, шахмат, чаңгыда узышу, аркан тартышу, дартс, гәүдәне идәннән күтәрү кебек спорт төрләре кертелгән иде.
- Быел да без сәламәт яшәү рәвешенә басым ясап, беренчеләрдән булып спартакиадага җыйналдык. Бу инде мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасына сайлап алу туры да булып тора. Барлык мәктәпләр дә әлеге чарада катнаша. Сынатмаслар дип уйлыйм. Һәм форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне Яңа ел белән тәбрик итәм. Әтәч елында да кулга-кул тотынышып, аңлашып эшләрбез дип ышанам, - дип, фикерләре белән уртаклашты район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Спартакиаданы ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашып, изге теләкләрен ирештерде.
- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Спорт ул - сәламәтлек. Сез нәкъ менә акыл белән эш итүчеләр. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, ярышларда җиңүләр телим, - диде.
Ярышлар башланып китүгә укытучылар үзләрен чын спортчылар кебек тоттылар. Берәүнең дә сер бирәсе килмәде. Берничә сәгатькә сузылган киеренке көрәштән соң, нәтиҗәләр билгеле булды. Җиңүчеләрне Кыш бабай үзе тәбрик итте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча урта мәктәп командалары арасында Актанышның 1 нче мәктәбе - I, сәләтле балалар өчен гуманитар
гимназия-интернат - II, кадет интернат-мәктәбе - III, төп гомуми белем бирүче мәктәп командалары арасында Такталачык коррекцион мәктәбе - I, Яңа Әлем мәктәбе - II, Мари Суыксу мәктәбе III урынга лаек булды.
Өлкәннәр үрнәк күрсәтә икән, балалар да, алардан калышмыйча, спортка тартылачак. Шушы максатны да күздә тотып үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы укучыларга да спорт ярышларында катнашу өчен өлге булыр дип ышанасы килә.
БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕНЕҢ ФОТОЛАРЫ МОНДА: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/5730-aktanyish-rayonyinda-i%D2%A3-k%D3%A9chle-m%D3%99kt%D3%99p-komandalaryi-bilgel%D3%99nde-%20fotoreportazh.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев