Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чияле брауни белән сыйланыйк әле!

Искиткеч тәмле десерт - брауни әзерләргә өйрәник, дуслар. Шоколадлы дымлы бисквитка үзенчәлекле ачкылтым тәм бирәчәк чия белән. М-м-м! Авыздан сулар китерерлек тәмлекәч.

Ингредиентлар:

  • он – 300 г,
  • шикәр – 1 стакан (200 мл),
  • үсемлек мае – 100 мл,
  • су – 250 мл,
  • какао-порошок – 35 г,
  • көпшәкләндергеч – 1 пак. (11 г),
  • тоз – 0,5 чәй кашыгы,
  • чия – 150 г,
  • вакланган миндаль яки әстерхан чикләвеге – 30 г,
  • шикәр пудрасы – 1 аш кашыгы.

Брауни әзерләү өчен башта бөтен коры ингредиентларны - он, какао, көпшәкләндергеч һәм тозны иләргә.
Аерым савытта шикәрне суда эретергә.
Коры катнашмага эретелгән шикәр һәм үсемлек мае өстәп, камыр ясарга.
Камырга чия һәм чикләвекләр өстәргә. Миндаль салырга булсагыз, аны кыргыч аша, ә әстерхан чикләвеген пычак ярдәмендә вакларга, я шул ук кыргыч аша да үткәрергә мөмкин. Чикләвекне бөтенләй кушмасагыз да була. Ягъни теләк буенча.
Формага пергамент кәгазен җәяргә, аны азрак майларга. Камырны салырга һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 40 минут дәвамында пешерергә.
Чияле браунины духовкадан алып суыткач, шикәр пудрасы сибәргә һәм чия белән бизәргә. Табынга каймак белән бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев