Помидор киптергәнегез бармы?
Тәмле булсын!

Помидор киптергәнегез бармы?

Соңгы арада помидорларны киптереп кышка әзерләү модага кереп китте. Италиядән килгән бу традиция тиз арада татар хуҗабикәләренең яраткан ризыгына әверелде. Кипкән помидор — салат ясарга да, ипигә ягарга, пицца өчен дә, һәм хәтта ит янына гарнир. Бүген без кабатланмас тәмле, хуш исле һәм бик тә файдалы бу кабымлыкны җайлы гына ясау серләрен ачабыз.

 

Кипкән помидор (Вяленый помидор) —  классик рецепт

Бу ысул иң гадие, ләкин килеп чыгышы ресторан дәрәҗәсендә. Моның өчен уртача яки вак  помидорлар сайлап алыгыз. Зур помидорлар озаграк кибә, ә ваклары шулпада һәм пиццада бик матур күренә.

Кипкән помидор

Әзерләү кагыйдәләре:

  1. Помидорларны юыгыз, салфетка белән корытыгыз. Һәр помидорны икегә яки дүрткә (зурлыгына карап) кисегез. Эчке орлыкларын бармак яки кашык белән алып ташларга кирәк — алар артык дым бирә, ә безгә помидорның "кәгазь" кебек кибүе кирәк.

  2. Табага пергамент кәгазе салыгыз. Киселгән помидорларны тышкы ягы белән аска каратып тезеп чыгыгыз (ягъни эчке ягы өскә карый). Кипкән помидор

  3. Помидорлар өстенә итальян үләннәре (орегано, розмарин, базилик) генә түгел, ә аз гына чили борычы, вакланган сарымсак  һәм диңгез тозы сибәргә киңәш итәбез. Өстенә зәйтүн мае сибегез. (ул температурада парга әйләнеп, тәмнәрне "ача"). ​​​​Кипкән помидор

  4.  Духовканы 60 градуска кадәр җылытыгыз. Хәзерге духовкаларда "Конвекция" яки "Киптерү" режимы бар. Ул булса, идеаль вариант. Помидорларны 4-5 сәгатькә калдырыгыз. Ишекне берничә сантиметр ачык калдырсагыз — дымы чыгып торачак. Әгәр вакытыгыз аз булса, температураны 80 градуска кадәр күтәрергә була, ләкин вакытны 3 сәгатькә кадәр киметергә кирәк, әзерлекне күзәтегез. Помидорлар эластик, ләкин кулга ябышмаслык йомшак булырга тиеш.

 


Кышкы саклау серләре

Әзер кипкән помидорларны ничек сакларга?

Беренче ысул — майда. Стерильләштерелгән банкаларга помидор кисәкләрен тыгыз итеп салабыз, өстенә вакланган сарымсак (ике-өч теш) кушабыз. Җылытылган (кайнар түгел!) зәйтүн мае яки үсемлек мае салып, тимер капкач белән ябабыз. Мондый май үзе дә тәмләткечкә әверелә — аны салатларга кушарга яраклы.

Кипкән помидор

Икенче ысул — коры. Помидорларны бөтенләй киптереп, герметик пакетка яки банкага салып, салкын урында сакларга.

Майга салганда помидорлар 6 айга кадәр, ә коры киптерелгәннәре — бер елга кадәр суыткычта саклана ала.


 


Нет комментариев