Терроризмга каршы көрәш көненә багышлап, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин белән җирлектә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, яшьләр белән эшләү һәм халык иминлеген тәэмин итү турында сөйләштек.
2025 ел һәм 2026 елның 7 сентябренә кадәрге чорда җирлектә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Террорчылык юнәлешендәге гамәлләр һәм террорчылык характерындагы җинаятьләр теркәлмәгән.
Вәзгыять тотрыклы, әмма уяулык кирәк
– Илдар әфәнде, Күҗәкә авыл җирлегендә террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау эше нинди принципларга нигезләнеп алып барыла?
– Иң мөһиме – уяулыкны югалтмау һәм профилактик эшне даими алып бару. Бүгенге көндә Күҗәкә авыл җирлегендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә.
Безнең төп максат – җирлектә яшәүче гражданнарның иминлеген тәэмин итү, террорчылык һәм экстремистик күренешләрне булдырмау. Моның өчен җәмәгатьчелек, полициянең участок инспекторы, ирекле халык дружинасы, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Мәгълүматлы булу – мөһим шарт
– Халык белән аңлату эшләре ничек алып барыла?
– Бу юнәлештә эш даими алып барыла. Халык җыелышларында куркынычсызлык чаралары, шикле хәлләрне күргән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәбез.
Авыл җирлеге территориясендәге административ биналарда, мәдәният йортларында, фельдшер-акушерлык пунктында, почта бүлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган мәгълүмат стендлары урнаштырылган.
Халык күпләп җыела торган урыннарда да тиешле мәгълүмат бирелә. Безнең бурыч – кешеләрне куркыту түгел, ә кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәл кылырга өйрәтү.

Балалар һәм яшьләр – аерым игътибарда
– Яшь буын белән эшләүгә нинди урын бирелә?
– Бик зур урын бирелә. Чөнки балалар һәм яшүсмерләр интернеттагы төрле мәгълүматларга аеруча тиз бирелүчән булырга мөмкин. Шуңа күрә алар арасында толерантлыкны, башка милләт һәм дин вәкилләренә хөрмәтне тәрбияләү, агрессив тәртипне профилактикалау мөһим.
Күҗәкә мәктәбендә яңа уку елында 21 бала белем алачак, өч бала беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпкәчә яшьтәге сигез баланың дүртесе балалар бакчасына йөри.
Мәдәният йортында да балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик әңгәмәләр, тематик чаралар үткәрелә. Аларны дини секталарга һәм экстремистик оешмаларның законсыз эшчәнлегенә җәлеп итүгә юл куймау буенча аңлату эшләре алып барыла.
Төрле форматтагы чаралар нәтиҗәле
– Быел мәдәният йортында бу юнәлештә нинди чаралар үткәрелә?
– 2026 елга экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча эш планы төзелде. Ай саен диярлек төрле форматтагы чаралар уздырыла.
Мәсәлән, «Иминлек – безнең тормыш» темасына әңгәмә үткәрелде. Апрель аенда «Террорчылыкка, юк, дибез» темасына рәсем конкурсы оештырылды. Июльдә «Терроризм һәм балалар» темасына сөйләшү узды. Августта балалар «Без террорчылыкка каршы» темасына асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар.
Алга таба «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына да профилактик чара үткәрү планлаштырыла.
Мондый чаралар балаларга җитди темаларны алар өчен аңлаешлы һәм кызыклы формада җиткерергә мөмкинлек бирә.
Куркынычсызлык – учреждениеләрдә дә төп таләп
– Мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча нинди эшләр башкарыла?
– Күҗәкә мәктәбендә һәм балалар бакчасында куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эш оештырыла. Учреждениеләрдә террорчылыкка каршы саклану буенча кирәкле документлар һәм эш планнары бар.
Балаларның иминлеге беренче урында тора. Шуңа күрә учреждениеләргә чит кешеләрнең керүенә контроль ясала, хезмәткәрләр белән куркынычсызлык таләпләре буенча инструктажлар үткәрелә.
Ташландык биналар да контрольдә
– Авыл җирлегендә ташландык һәм буш биналар белән бәйле профилактика ничек оештырыла?
– Җирлек территориясендәге ташландык биналар һәм корылмалар даими рәвештә тикшерелеп тора. Бу эш гражданнарның иминлеген тәэмин итү, төрле күңелсез очракларга юл куймау максатыннан башкарыла.
Буш йортлар буенча даими рәвештә тикшерүләр оештырыла. Мондый урыннарны игътибарсыз калдырмау – профилактиканың мөһим өлеше.
Гаиләләр белән эш системалы
– Ә социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләр белән нинди эш алып барыла?
– Бүгенге көндә җирлектә бер социаль куркыныч хәлдәге гаилә бар, анда ике бала тәрбияләнә. Әлеге гаилә авыл җирлеге тарафыннан даими күзәтүдә.
Моннан тыш, җирлектә алты кешедән торган балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе төзелгән. Аның эшендә төрле хезмәтләр вәкилләре катнаша. Актаныш социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә рейдлар үткәрә, участок инспекторы белән берлектә гаиләләрнең хәлен контрольдә тотабыз.
Безнең максат – проблеманы җәза чаралары белән генә хәл итү түгел, ә гаиләгә вакытында ярдәм күрсәтү, балаларны тискәре йогынтыдан саклау.
Мәчет белән дә хезмәттәшлек бар
– Дин әһелләре белән элемтәдә торасызмы?
– Әйе. Авылыбыз мәчете яхшы хәлдә тотыла, җомга намазларына халык җыела. Мәчеткә даими рәвештә якынча ун кеше йөри, алар – үзебезнең җирлек кешеләре.
Дин әһелләре белән элемтәдә тору, традицион дини кыйммәтләрне аңлату, башка дин һәм милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү дә экстремизмны профилактикалауда мөһим роль уйный.
Халык белән бергәләп эшләү кирәк
– Җирлектә терроризм һәм экстремизмны профилактикалауда иң зур нәтиҗәгә нәрсә китерә дип саныйсыз?
– Системалы һәм бердәм эш. Бу юнәлештә авыл җирлеге генә түгел, полиция, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният учреждениеләре, дин әһелләре һәм, әлбәттә, халык үзе катнашырга тиеш.
Кешеләрнең уяу булуы, шикле хәлләргә битараф калмавы, кирәк очракта хокук саклау органнарына вакытында хәбәр итүе мөһим.
Террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш – аерым бер көнгә генә караган эш түгел. Бу һәр көнне игътибар таләп итә торган юнәлеш.

Тынычлыкның кадерен белергә кирәк
– Илдар әфәнде, әңгәмә ахырында авыл халкына нинди теләкләрегез бар?
– Иң элек барыбызга да тынычлык телим. Без тыныч тормышның кадерен белергә, бер-беребезгә хөрмәт белән карарга тиешбез.
Балаларга дөрес тәрбия бирү, алар белән аралашу, нәрсә белән кызыксынуларын белү дә бик мөһим. Әгәр һәр гаилә, һәр мәктәп, һәр авыл кешесе үз янындагы кешеләрнең иминлегенә битараф булмаса, без күп кенә куркыныч күренешләрне алдан кисәтә алабыз.
Иминлек – барыбызның да уртак җаваплылыгы.
Нет комментариев