Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп сөеник

Бәйрәмегез котлы булсын!

Бүген Тәкмәк авылында яшәүче тыл ветераны Нәҗмиева Рәшидә Хәйдәр кызының туган көне. Аңа 98 яшь тулды.

Тәкмәк авылыРәшидә апаны туган көне белән котларга Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мәгъдәнов Айгиз Хәлил улы килде. Ул Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, Актаныш муниципаль районы башлыгы  Зарипов Ленар Рафак улының  тәбрикләү хатларын,бүләкләрен тапшырды.
Котлауларга без дә кушылабыз. 

 

 Рәшидә апа!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән  котлыйбыз! Сезгә исәнлек - саулык,  балалар, оныклар, оныкчыклар куанычы, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез! Тагы да шулай туган көннәрегезне якыннарыгыз янәшәсендә каршыларга язсын, Сезгә. Туган  көнегез мөбарәк булсын!


Нет комментариев