Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тиз дә пешә, бик тәмле дә була!

Игътибарыгызга бер рецепт тәкъдим итәбез. Ул 10 минутта әзер була, камыр басып интегәсе дә юк.

Кирәк булыр:

Камыр өчен: 3 данә йомырка, 5 а.к. майонез, 5 а.к. он, тәменчә тоз.

Эчлек өчен: ит яки казылык, сыр, помидор, тозлы кыяр, суган, сарымсак, кетчуп.

Сыек камыр әзерләү өчен йомырка, майонез, он һәм тозны кушып, яхшылап болгатабыз һәм массаны тефлон табага салабыз. Кетчупны тамчылап кына бар камыр өст салып чыгабыз.

Яшелчәләрне һәм пешкән итне яки казылыкны турап, камыр өстенә тезеп чыгабыз.

Өстенә, мул итеп, сыр сибәбез.

“Ялкау” пиццалы табаны сүрән газ өстенә утыртып, капкачын ябабыз да, 10 минут тирәсе пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык тыгып тикшерәбез.

Менә пицца әзер дә. Ашыгыз тәмле булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев