Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

57нче бистәдә шаулап-гөрләп яшьләр һәм балалар өчен кичке уеннар узды

12 август, Росссия яшьләр көне унаеннан Юл хәрәкәте иминлеге ДБУнең Актаныш бүлекчәсе, «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» активы 57нче бистәдә шаулатып-гөрләтеп кичке уеннар уздырды.

Халкыбызның элек-электән уйналып килгән уеннары һәм яңа гына чыккан уеннар, эстафета- ярышларга балалар һәм яшьләр бик теләп катнаштылар. Стадионда уеннар тәмамланганчы музыка тынып тормады. Әллә кая ук яңгыраган дәртле җырлар авазын ишетеп яшьләр дә бер-бер артлы стадионга юл тотты. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сорауларга да яшьләребез актив җавап бирде.  ФОРПОСТлылар физик күнегүле, җитезлекне сыный торган уеннар тәкъдим итте.  

Бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә күркәм! Оештыручылар кичке уеннарда актив катнашкан егетләргә, кызларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә 57 нче бистәдә Чара барышында төрле чорларда төрле уеннар уздырылды. Уеннар музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды, бу бүгенге яшьләрне җәлеп итте. 57 комплекста яшәүчеләр мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген әйттеләр. Уеннарда катнашучыларның барысы да канәгать калды. Кичә күңелле нотада тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев