Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

РЕПОРТАЖ: Булачак солдатлар Актаныш районы хәрби комиссарының кубогына ярышалар(+шәп фотолар)

Бүген районыбызда хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов кубогына ярышлар оештырылды. Әйткәндәй, мондый Ватанпәрвәрлек чарасы – безнең якта матур традициягә әверелгән, ел саен үткәрелә. Иң тәүдә “Батыр” спорткомплексында ярышларны тантаналы рәвештә ачу булды. Биредә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов парадны сәламләде.

                                       Дәүләт гимнары яңгырагач, чара башланып китте. Монда Актаныш районы мәктәпләренең, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары сыйныф укучылары һәм урындагы техникум студентлары җитезлектә, тизлектә һәм көчлелектә көч сынашалар.


                                       Чаңгы узышы, тартылу, АК-74 автоматын сүтеп-кору кебек төрләрдә ярышлар бар. Аларда укучы егетләр теләп катнашалар, күбесенең уй-хыялларында – Ватаныбыз алдындагы изге бурычларын үтәү, солдат булу. Солдатлык – зур дәрәҗә. Кайбер егетләр – махсус хәрби уку йортларына да укырга керү теләге белән яналар. Максатлары тормышка ашсын!


Ленар Сәмигулла улы безгә сөйләде:


                                       Бу ярышларда егетләр генә ярышалар. Әлеге чара – армия хезмәтенә әзерлекнең бер өлеше. Безнең район егетләре башка төбәк, шәһәрләрнекенә караганда саулыклары-сәламәтлекләре көчлерәк күпкә. Бу күрсәткеч шатландыра. Бездә спорт белән мавыгучылар өчен барлык шартлар да тудырыла чөнки. Бассейн да, спорт белән шөгальләнер өчен зур якты, спорт җиһазлары белән баетылган биналар да бар.
                                       Әйтеп, тагы бер искәртеп үтәсем килә. Егетләрнең теләкләре булса, ДОСААФта “С” категоряиле шофёрлыкка укып, машина белән, һөнәри итеп армиядә хезмәт итәргә менә дигән мөмкинчелек бар! 
Әти-әниләр армиягә барачак уллары өчен кайгырмасыннар иде:берничек тә махсус хәрби операция барган, Украина территориясенә җибәрелми алар. Ә илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәчәкләр!


                                     

 Мондый Ватанпәрвәрлек алга сөрү, рух күтәренкелеге тәрбияләү ярышларының әһәмияте әйтеп бетергесез икәнен һәркем аңлый! Ин мөһиме – егетләргә алдагы тормышта бу хәрби әзерлекләре тыныч һәм имин яшәештә генә кирәк булсын. Россиябез чикләре тыныч торсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев