Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

18 апрельдә – Актанышта зур өмә

Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башланды. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора. Мөнир ӘМИРХАНОВ, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ике айлык уздыруның төп максатлары: - җирлектә гомуми халык...

Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 1 апрельдән икеайлык башланды. Бу чорда җирлегебезне төзекләндерү һәм тиешле санитар экологик хәлне, шулай ук, җирлектә яшәүче гражданнарның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча зур бурычлар тора.
Мөнир ӘМИРХАНОВ, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе
Ике айлык уздыруның төп максатлары:
- җирлектә гомуми халык катнашуын тәэмин итеп, үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, су буйларын, бакчаларны, урам юлларын, кварталларны чүп-чардан арындыру, төзү-төзекләндерү, урамнардагы ком өемнәрен, төзелеш материалларын, төрле техниканы алып бетерү;
- чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү, чүп контейнерлары куела торган мәйданчыкларны ремонтлау, яңаларын ясау;
- шәхси хуҗалыклар һәм күп фатирлы йортлар, медицина, сәүдә, мәдәни агарту, мәгариф һәм социаль-көнкүреш учреждениеләре тирәсеннән, чүп савытларыннан көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны вакытында алдыруны тәэмин итү буенча чаралар күрү;
- ял паркларын тәртипкә китерү, ремонт эшләре башкару;
- Нөркә, Бүләк урманнарын һәм узган елда утырткан урман полосаларын чистарту;
- җирлектәге агачларга, куакларга, барлык төр үсемлекләргә ревизия ясап чыгу, шул нигездә, яңаларны утырту һәм койма белән әйләндереп алу;
- зиратларны, су чыганакларын тәртипкә китерү;
- урам коймаларын, йортларның тәрәзә рамнарын буяу;
- һәр оешма, предприятие, җәмәгать оешмалары, торак йортлар яннарында, скверларда, махсус схема нигезендә, чәчәкләр утырту өчен кара балчык кайтарып урыннар әзерләү һәм утырту;
- балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, яңаларын ясау.
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Билгеләнгән чараларны, нигездә, әлеге бәйрәмгә кадәр эшләп бетерергә тиеш булабыз.
Хөрмәтле актанышлылар!
Билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру максатыннан, 18 апрель көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан җирлектәге оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.
Өмә көнне оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән участокларда эшләячәкләр. Мөмкинлекләре булган башка гражданнарны җирлектәге зиратларны төзекләндерү, чистарту эшендә катнашырга чакырам. Зиратларда эшләячәк гражданнарның үзләре белән тырма, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килүләре сорала.
Өмә 8 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев