Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Абунәчеләребез белән аралар якынайды

27 июнь көнне "Актаныш таңнары" газетасы призына йөгерү буенча эстафета үткәрелә, дип хәбәр иткәч, арада гаҗәпләнүчеләр дә, сөенүчеләр дә булды. Яшермибез, үзебез дә, катнашырга теләк белдерүчеләр булыр микән, дип, бераз шикләнгән идек. Юкка кайгырганбыз икән. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән "Актаныш мәгълүмат мөхәррият үзәге" бергәләп уздырган әлеге чарада...

27 июнь көнне "Актаныш таңнары" газетасы призына йөгерү буенча эстафета үткәрелә, дип хәбәр иткәч, арада гаҗәпләнүчеләр дә, сөенүчеләр дә булды. Яшермибез, үзебез дә, катнашырга теләк белдерүчеләр булыр микән, дип, бераз шикләнгән идек. Юкка кайгырганбыз икән. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән "Актаныш мәгълүмат мөхәррият үзәге" бергәләп уздырган әлеге чарада бу көнне 41 командадан 246 кеше җитезлектә ярышты. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында үз бәхетләрен сынап карарга теләүчеләр дә шактый иде.
Көннең кызу торуы катнашучыларны да, карап торырга килүчеләрне дә куркытмады. Һәркем җиңүгә өмет итте. Безнең районда сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар, спортны үз итүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Шуңа да районның барлык яңалыкларын укучыларына җиткереп торучы "Актаныш таңнары" газетасы призына үткәрелгән йөгерү буенча эстафетада оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре актив катнашты. Авыл җирлекләре арасында бары тик Чалманарат һәм Югары Яхшый җирлеге командалары гына катнашу бераз күңелне төшерсә дә, төшенкелеккә бирелмәдек.
Ярышлар башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов барлык катнашучы командаларга уңышлар теләде:
- Җәй безнең чараларга бай вакыт. Актаныш мәгълүмат-мөхәррият коллективына шушындый чара уздырганнары өчен рәхмәт. Бу газета укучылар белән мөхәррият арасын тагын да якынайтыр дип уйлыйм. Ярышларда исә көчлеләр җиңсен.
Эстафетада бер командада 6 кеше - 3 егет һәм 3 кыз катнашты. Башта балалар бакчалары коллективлары, аннан оешма-предприятие, авыл җирлекләре, ахырдан мәктәп командалары үзара ярышты.
Гүзәл Шәйхетдинова, 6нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Әлеге ярышка бик теләп килдек. Үзебезнең район газетасы призына дигән исеме үк күңелдә кызыксыну уята. "Актаныш таңнары" газетасын кайчан укый башлаганымны да хәтерләмим инде. Без кечкенә вакытта ул "Игенче даны" исеме белән чыга иде. Һәр санын яратып, беренче битеннән ахырына тикле укыйм. Бү-
ләкләр уйнатканда да катнашып, хәтта иң зур бүләккә ия булганым да бар. Коллективыгызга эшегездә уңышлар, һәрвакыт шушындый эчтәлекле газета чыгаруыгызны теләп калам.
Гөлназ Фәйрушина, Татар Суыксуы авылы мәктәбе укытучысы:
- Көн кызу булса да, ярышта катнашырга теләп килдек. "Актаныш таңнары" газетасын да даими алдырабыз. Бер санын да калдырмый укып барабыз. Үзебез дә язабыз. Шушындый матур чара уздыру кирәктер дип саныйм. Чөнки барыбыз да спортка ныграк тартыла барабыз.
Балалар бакчалары коллективлары арасында соңгы этапта беренчеләрдән булып, 1нче санлы "Умырзая" балалар бакчасыннан тәрбияче Раушания Гарифҗанова финишка якынлашты. Без аннан хисләре белән уртаклашуын үтендек.
- Беренче килүемә шундый шатмын. Балалар бакчасында нәниләрне спорт белән шөгыльләндерүгә нык игътибар бирелә. Үзебез дә читтә калмыйбыз. Мондый ярышлар уздыруга сөенәбез. Шулай ук, "Актаныш таңнары" газетасын да яратып укыйбыз.
Финиш сызыгыннан кемнәр беренче атлап узганны һәркем карап, күзәтеп торды.
Балалар бакчалары коллективлары арасында I урынга 1нче санлы "Умырзая", II урынга 4нче санлы "Әтәчкәй", III урынга 7нче санлы "Алтынчәч"; оешма-предприятиеләр арасында I урынга хакимият, II урынга ветстанция, III урынга "Коммунсервис" командалары; мәктәпләр арасында I урынга спорт мәктәбе, II урынга Актанышның 1нче, III урынга Яңа Әлем мәктәбе командасы лаек булды.
Әлеге җиңүче командаларга районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау кәгазьләре, I урын алучыларга "Актаныш таңнары" газетасына юбилей материалы бирү өчен, II урын алучыларга Актаныш телевидениесенә котлау бирү өчен, III урын алучыларга Актаныш радиосына котлау бирү өчен сертификатлар тапшырылды.
Авыл җирлекләре арасында Югары Яхшый җирлеге - I, Чалманарат җирлеге II урынга ия булдылар. Аларга да Мактау кәгазьләре һәм Бердәм Рәсәй партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләгән махсус бүләкләр тапшырылды.
Шунда ук "Актаныш таңнары" газетасына 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. "Эльдорадо" кибете иганәчелеге белән оештырылган әлеге чарада катнашырга теләүчеләр ун көн дәвамында мөхәррияткә газетага язылганлык турындагы квитанцияләренең күчермәләрен китерә тордылар.
Һәркемнең өмете зурдан, иң зур бүләккә ия булу иде. Арада "дөрес уйнатмыйсыз" дигән шелтә сүзләрен дә ишетергә туры килде. Ләкин уйнату барышы аны карарга килүчеләрнең күз алдында. Квитанцияләрен алып килүчеләрнең исем-фамилияләрен, адресларын язып, бөтереп салдык. Капчыктан аларны карарга килүчеләрнең баласыннан алдырдык. Хәтта уенны чараны алып баручыларыбыз үткәрде. Шулай булгач, күңелләрегездә бернинди дә шик-шөбһәләргә урын калмагандыр дип өметләнәбез.
Бәхетлеләр белән сезне дә таныштырабыз: Югары Богады авылыннан Роберт Сәхәпов - чәч бөдрәләткеч, Югары Яхшыйдан Дилия Мирзаева - электр озынайткычы, Куян авылыннан Нәҗирә Бәшәрова - юлда йөргәндә куллана торган үтүк, Татар Суыксуы авылыннан Мәхиян Зиннәтуллин - кыска дулкынлы мич өчен кронштейн, Актаныш авылы, Тынычлык проспектының 23 йортында яшәүче Фаягөл Нугаева - чәч турайткыч, Актанышта яшәүче Хәндәсә Фазуллина - электр озынайткычы, Актанышта яшәүче Руфина Сабирова - чәч турайткыч, Актаныш авылы, Ленин проспектының 29 йортында яшәүче Рәҗүдә Фәрвәзетдинова - чәйнек, Актаныш авылы, Тынычлык проспектының 19 йортында яшәүче Дәнисә Мотавалова - телевизорга
цифрлы приемник, Яңа Әлемнән Лилия Солтанова - чәйник, Актаныш авылы, Киров урамында яшәүче Дилүзә Муллагалиева - блендер, Әҗәкүлдән Мулланур Шәйхетдинов - кер киптерү өчен элү җайланмасына ия булдылар. Ә иң зур бүләк - мультиварка Актаныш авылы, Зәйнетдинов урамында яшәүче Рәхимҗан Шәрипов гаиләсенә китә.
Актанышта яшәүче Гәүһәрия апа Сәетгалиева бүләк уйнатуны үз күзе белән күрергә дип килгән булган. Бәхет аңа да елмайды - блендерга ия булды.
- Район газетасы белән 1952 елдан бирле дус мин. Башкарма комитетта 38 ел эшләдем. Һәр санын укып бара идем. Лаеклы ялга чыккач та алдырудан туктамадым. Хәзер дә яратып укыйм, яңалыклар белән танышам.
Әнә шулай фикерләр алыша-алыша вакытның узганы сизелми дә калды. Абунәчеләр белән мәгълүмат-мөхәррият коллективының арасы тагын да якынайды. Яңа танышлар, яңа дусларыбыз артты. Киләчәктә дә дуслык күперләре өзелмәсен, газетабызның абунәчеләре тагын да артсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев