Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Абунәчеләребезгә Яңа ел бүләге

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калганда, 26 декабрь көнне мөхәрриятебез үзенең абунәчеләренә бүләкләр уйнатты. 2017 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына әлегә 4122 абунәче язылган булса, шуның 398е уенда катнашты. Язылырга өлгермәүчеләргә язылу мөмкинлеге бар әле. Язылу турындагы квитанцияләрен кайберәүләр алдан ук китерсә, уенны башлау минуты алдыннан гына...

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калганда, 26 декабрь көнне мөхәрриятебез үзенең абунәчеләренә бүләкләр уйнатты. 2017 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына әлегә 4122 абунәче язылган булса, шуның 398е уенда катнашты. Язылырга өлгермәүчеләргә язылу мөмкинлеге бар әле.
Язылу турындагы квитанцияләрен кайберәүләр алдан ук китерсә, уенны башлау минуты алдыннан гына сузучылар да булды. Без аларның барысын да, карарга килгән тамашачы алдында, гадел рәвештә уйнаттык. Шулай булгач, күңелләрендә икеләнү булганнарга да шик калдырмадык. Уенны үз күзләре белән күрергә килүчеләр арасында бүләк отып, чын күңелдән, балаларча шатланган абунәчеләребезне күрү безгә дә рәхәт һәм күңелле булды. Чөнки без сезнең белән һәрвакыт бергә булырга телибез. Бу хакта мөхәрриребез Илназ Хөҗҗәтов та әйтеп үтте. Һәм барлык абунәчеләребезне Яңа, 2017 ел белән тәбрик итте.
Инде бәхетле абунәчеләр белән танышыйк. Альберт Әмирханов (Актаныш, Индустрия урамы) - термос, Уалихан Әдәмбаев (Иске Айман), Әлфия Нуриева (Актаныш, Комсомол урамы) - мультиварка чистарту җайланмасы, Тәрҗимә Әскарова (Иске Кормаш) - фен, Рәхилә Зиннәтуллина (Актаныш, Тукай урамы), Фәнил Муллаянов (Апач авылы), Рамил Хәбибуллин (Зөбәер авылы), Фәнил Зарипов (Түке авылы)- "Аквафор" су чистарту фильтры, Линус Шәрипов (Актаныш, Сөембикә урамы), Рәфит Шагалиев (Бурсык авылы) - сетевой фильтр, Галия Зәкиева (Яңа Әлем), Рәфис Газизов (Яңа Әлем) - антенна, Венера Таҗиева (Актаныш, Ленин проспекты), Инсаф Таҗипов (Актаныш, Баян Дәүләтов урамы), Вәрисә Гыйндуллина (Иске Әлем), Сәлия Мөхәмәтдинова (Актаныш, Пионер урамы), Радик Батырханов (Солтангол авылы)- гирлянда, Сәрия Хөсниярова (Шәрип авылы) - сәгать, Рузалия Хәкимова (Актаныш, Ленин проспекты) чәйнек оттылар. Хөрмәтле абунәчеләребез, боларны Яңа ел бүләкләре итеп кабул итегез. Ә бүләк чыкмаганнар, хафаланмагыз, сезне сөендереп, өегезгә ярты ел буе газетабыз килеп торачак. Бүләк отучыларның фикерләре белән дә кызыксындык.
Рузалия Хәкимова:
- Район газетасына даими язылабыз, укыйбыз. Мөхәррият минем гел керә торган җирем. Менә 23 ел инде газетаны алам, җыеп барам. Бик яратып укыйбыз. Элек хәрефләре вак иде, хәзер эре, әйбәт. Шушындый уеннар оештырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, исән-сау эшләгез.
Вәрисә Гыйндуллина:
- "Актаныш таңнары"ның килгәнен көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Үзем элемтә бүлекчәсендә эшләп лаеклы ялга чыктым. Мин эшләгән дәвердә дә Иске Әлем авылыннан район газетасына язылучылар күп иде. Тәннәребезгә сәламәтлек, елларга иминлек бирсен Ходай. Киләчәктә дә газетага язылырга язсын.
Минзилә Таҗипова:
- Район газетасына үзебезне белә башлаганнан бирле язылабыз. Районның барлык хәбәрләрен белеп торабыз.Уеннарда да һәрвакыт катнашабыз, карарга да киләбез. Менә монысында миңа бәхет елмаеп, бүләк тә чыкты. Бик зур рәхмәт. Яңа ел алдыннан барчабызга сәламәтлек телим. Илләребез имин булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев