Тема дня "Газета"
Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесе башланды (ФОТОЛАР)
23 ноябрь көнне Күҗәкә авылында, Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр конкурсы кысаларында, смотр концерты үтте. Күҗәкә зонасында Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер авылларыннан сәнгать сөючеләр сәхнә тотты.
Бәйгенең максатлары булып районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү,...
23 ноябрь көнне Күҗәкә авылында, Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр конкурсы кысаларында, смотр концерты үтте. Күҗәкә зонасында Әтәс, Пучы, Айман, Усы, Зөбәер авылларыннан сәнгать сөючеләр сәхнә тотты.
Бәйгенең максатлары булып районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатен җәелдерү, үстерү; бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыкка таныту; татар һәм башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту; Татарстан Республикасынын һәм бигрәк тә Актаныш районынын, анын авылларынын гореф -гадәтләренә, фольклорына, көйләренә, риваятьләренә, бию алымнарына нигезләнеп яңа сюжетлы татар биюләре иҗат итү; үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру; жирлектәге бию традицияләрен саклау һәм үстерү; иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу; яшь талантларга профессиональ бию сәнгатенә юл ачып һәрдаим "Агыйдел" дәүләт жыр һәм ансамбленә лаеклы алмаш әзерләү, тулыландырып тору.
24 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә Татар Суыксу авылы мәдәният йортында бәйгесе дәвам итәчәк. Бу көнне Татар Суыксу, Иске Кормаш, Ямалы, Такталачык, Мәсәде, Чалманарат авыл җирлекләре үзләренең бию осталыкларын күрсәтәчәкләр. Бию бәйгесен карарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев