Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта мәдәният хезмәткәрләре киңәштеләр, сөйләштеләр, хөрмәтләнделәр (+ФОТОЛАР)

26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Д. М. Әнвәрова конференциянең кунаклары буларак катнаштылар. Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән...

26 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. Актаныш муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Д. М. Әнвәрова конференциянең кунаклары буларак катнаштылар.
Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе И.И. Габелхаев чыгыш ясады.
Киров авылы мәдәният йорты директоры А. Хуҗина, Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Р. Хамматуллина Агыйдел" дәүләт җыр һәм биюансамбле директоры Л. Ялалова, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Р. Кадыровның мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.
Әлбәттә, конференция - ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган һәм хезмәт уңганнарын бәяли, бүләкли торган чара. Быел да райондашларыбыз мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев