Тема дня "Газета"
Актанышта Яңа ел ярминкәсе оештырыла
Халык көтеп алган, матур традициягә әерелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 29 декабрь, җомга көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла.
Товар ассортименты гадәттәгечә бик бай булачак...
Халык көтеп алган, матур традициягә әерелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 29 декабрь, җомга көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла.
Товар ассортименты гадәттәгечә бик бай булачак дип ышандыра оештыручылар: сыер, каз ите, казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.
Сезне Яңа ел ярминкәсенә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев