Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК һәм ФОТОЛАР)

5 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды. Спорт чарасы спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында узды. Алдагы еллардан аерылмалы буларак, Спартакиаданың приз фонды катнашучыларны да, җанатарларны да сөендерде. Чөнки урта белем бирүче мәктәпләр арасында җиңү яулаган команда спорт җиһазлары алу өчен 100 000 сумлык сертификатка ия булды, икенче урын өчен...

5 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды. Спорт чарасы спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында узды.
Алдагы еллардан аерылмалы буларак, Спартакиаданың приз фонды катнашучыларны да, җанатарларны да сөендерде. Чөнки урта белем бирүче мәктәпләр арасында җиңү яулаган команда спорт җиһазлары алу өчен 100 000 сумлык сертификатка ия булды, икенче урын өчен - 75000, өченче урынга - 50 000 сум. Төп гомуми белем бирүче мәктәпләргә исә, 1 урынга - 75 000, 2 урынга - 55 000, 3 урынга - 45 000 сум. Җиңүче балалар бакчаларына исә 50 000, 40 000, 30 000 сумлык сертификатлар тапшырылды.
Җиңүчеләр исемлеге:
Урта белем бирүче мәктәпләр арасында:
I урын - АСОШ №1
II урын - Гуманитар гимназия-интернат
III урын - АСОШ №2
Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында:
I урын - Югары Яхшый мәктәбе
II урын - Такталачык коррекцион мәктәбе
III урын - Мари-Суксу мәктәбе
Балалар бакчалары арасында:
I урын - МБДОУ №4
II урын - МБДОУ №5
III урын - МБДОУ №2
чыганак: aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев