Районыбызда спортка зур игътибар бирелә. Елның нинди фасылы булуына карамастан, Актанышта төрле спорт чаралары даими оештырылып тора.
Мондый чаралар, беренче чиратта, райондашларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән булса, спорт мәйданчыкларын буш тотмау максаты да күздә тотыла.
Спорт өлкәсендәге җанлылык Актанышта кышкы чорда аеруча сизелә. "Бүләк" чаңгы трассасында бәйрәм ялларында чаңгы ярышлары тынып...
Районыбызда спортка зур игътибар бирелә. Елның нинди фасылы булуына карамастан, Актанышта төрле спорт чаралары даими оештырылып тора.
Мондый чаралар, беренче чиратта, райондашларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән булса, спорт мәйданчыкларын буш тотмау максаты да күздә тотыла.
Спорт өлкәсендәге җанлылык Актанышта кышкы чорда аеруча сизелә. "Бүләк" чаңгы трассасында бәйрәм ялларында чаңгы ярышлары тынып тормый. Узган ел ахырында райондашларыбыз "Төнге чаңгы юллары" на баскан булса, быел 2 гыйнвар көнне әлеге мәйдан Кыш бабай призына оештырылган ярышлардан гөрләп торды.
Бүгеннән исә яктыртылган чаңгы трассасында оешма-учреждение коллективлары чаңгыда узыша. Беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре күрсәтте.
Чаңгычылар муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов башлангычында старт алды. Сер түгел, Энгель Нәвап улы чаңгы спортына мөккибән киткән кеше. Аның якын киләчәктәге максаты - райондашларыбызны чаңгыга бастыру һәм йөзәргә өйрәтү. Әйе, әйе, тиздән һәр актанышлы чаңгыда шуарга һәм йөзәргә өйрәнәчәк. Моның өчен Актанышта бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк, иптәшләр!
"Һәр кеше үз сәламәтлеге хакында кайгыртмый икән, бу - аның тәрбиясезлеге", - дип спортка булган уңай мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр ассызыклады җитәкче.
Билгеле, башта бу спорт төренә халыкны тарту мәҗбүри төстә башкарылачак, нәкъ менә шушы максаттан һәр оешма, һәр хуҗалык, һәр учреждение чаңгы трассасына аерым-аерым чакырыла. Алга таба исә иң кулай спорт төренә халык ирекле рәвештә тартылыр дип ышанасы килә.
Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләрен алдан ук сөендереп куясы килә: алар чаңгыга иң еш басар, мөгаен. Махсус алар өчен атнаның бер көне чаңгы көне итеп билгеләнәчәк. Кем белә, бәлки алар үрнәгендә бөтен район халкы да телевизор каршында үтә торган кышкы озын кичләрен сәламәт яшәү рәвешенә алыштырыр. Ни дисәк тә, без бит булдыра торган халык!
PS: Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Нет комментариев