Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Террорга каршы- бергәләп

Төзәлми торган йөрәк ярасы: Актаныш «Тормыш тамчысы» россиякүләм акциягә кушылды

Беслан... Бесланда 2004 елгы теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланган өч көнлек истәлек чаралары илебездә кичә үк башланды.

Бүген исә «Тормыш тамчысы» акциясе Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм урындагы «ФОРПОСТ» оешмасы тарафыннан оештырылды. Безнең районда бу акция традицион рәвештә үтә, елдан-ел биредә мәктәп укучылары, яшь буын вәкилләре аеруча актив катнаша. 
Чараны «ФОРПОСТ» оешмасыннан Тәнзилә Гыйниятова һәм Резеда Галләмова алып бардылар, 

— 3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак 2005 елда билгеләнә башлады. Бу истәлекле дата дәүләт һәм җәмгыятьнең террорчылык кебек куркыныч күренешләргә каршы көрәштә бердәмләшүен символлаштыра, дип бәян иттеләр алар. 

Алга таба чарада катнашучы Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәп укучылары учларына су алдылар, Җиңү паркындагы чәчәкләргә сиптеләр.

— Әлеге акция терроризмга каршы көрәш көненә багышланган. 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган, аларның күбесе балалар булган. Өч көн дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар. «Тормыш Тамччысы» акциясе — ул безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү, дип сөйләделәр алып баручылар.

3 сентябрьдә тоташ ил буенча террорчылык һөҗүмнәре корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алуга багышланган төрле акцияләр, матәм чаралары үтә. Халыкара террорчылык — кешелеккә яный торган төп хәвефләрнең берсе. Аңа каршы тору — дәүләтнең генә түгел, бар җәмәгатьчелекнең өстенлеклек бурычы булды һәм булуын дәвам итә. 

Россия төбәкләрендә, шул исәптән безнең республика һәм районда да, әлеге хәвефкә каршы тору өчен нәтиҗәле чаралар күрелә. Илебез халкын һәр төрле агрессия һәм золымнан саклау өчен үз эшләрен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарган кешеләрнең хезмәте бәһалап бетергесез. Дөнья дәүләтләренең үзара килешеп, террорчылык золымына каршы тору омтылышы бердәм булганда гына кешелекнең якты киләчәгенә өметләнеп була, дип үз чыгышында ассызыклады РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге начальнигының урынбасары Радик Басыйров.

Актанышның 2 санлы мәктәбенең технология укытучысы Раил Яманов укучылары белән бирегә килгән иде. Безнең иҗат төркеме Раил Рамил улы белән сөйләшеп алырга булды:

— Әлеге чара экстремизм һәм террорчылык күренешләренә — юк, кыйссаларында үтте. Тарихка карасак, шундый олы фаҗигадән соң ничәмә еллар үтеп тә киткән. Ләкин Бесландагы ул көннәр һәр кешенең хәтерендә. Киләчәктә мондый афәтләр безгә янамасын өчен тырышлык куябыз. Мәктәптә дә бу җәһәттән бик күп профилактик чаралар үткәрәбез. Балаларга бу хакта аңлату эшләре бара. 

— Безнең Актаныш районы тыныч төбәктә урнашса да, гел әлеге кебек вәзгыять булыр, дип ышанып булмый. Дөньякүләм сәбәпләрне искә алып мәгариф йортларында сак чаралары камииләшү кичерә.
Балаларыбыз исән-имин укысын иде!

Яшь нәфис сүз остасы, мәктәп укучысы Зөләйха Нәбиевадан фикерләрен белештек:

— Зур фаҗига корбаннарын искә алдык һәм ватанпәрвәрлек паркыбызда уч төпләребезгә су алып чәчкәләргә сиптек. «Яшьлек» хезмәткәрләренә безне чакырганнары өчен рәхмәт!

— Террорчылык актлары башка булмасын иде. Безгә мәктәптә террорчылык була калса, нәрсә эшләргә икәнен дә аңлаталар. Без тыныч тормыш яклы, чит-ят, иясез яткан объектларга игътибарлы булырга кирәк. Бүгенге чара бу начар күренешкә киртә, дип сөйләделәр безгә Актанышның 2нче мәктәбендә укучы Гүзәл Сәхабиева һәм Альбина Галиевалар.

Хәтерегездә булса, 2004 елның 1 сентябрендә Руслан Хачбаров җитәкчелегендә 30 артык террорчы Бесландагы 1нче санлы мәктәпне әсирлеккә ала. Алар өч көн 1128 кешене беркая чыгармый тоталар. Нәтиҗәдә, 334 кеше һәлак була, шуның 186 балалар иде... Һәлак булучылар арасында — Россия ФСБ махсус билгеләнештәге үзәкнең 10 хезмәткәре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике хезмәткәре һәм 15 милиционер да бар. 810 кеше яраланды.

Чара барышында фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев