Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

30 август – Татарстан Республикасы көне

Хөрмәтле райондашлар, якташларыбыз! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйбыз.

          Иртәгә, 30 августта Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбызның сәнгать осталары бәйрәм концертын тәкъдим итә. Концерт 18.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда башлана.

       Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.  Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, Республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтижәләрен күрергә язсын. Әлеге бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык-бәхет, игелекле башлангычларыгызның тормышка ашуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев