Domofond порталы аналитиклары 2020 һәм 2021 елның җәйге айларындагы фатир бәяләрен чагыштырып караган.
Бәяләр бөтен нәрсәгә сикергәндә Чаллыда фатир бәяләрендә үзгәреш әллә ни булмаган, бәясе нибары 0,94% ка арткан. 2021 елның июнендә 1 бүлмәле фатирның уртача бәясе 2 370 000 сум булган. 2 бүлмәле фатирны 3 000 000 сумга, 3 бүлмәлене 3 650 000 сумга сатып алганнар. 4 бүлмәле фатир алучылар 4 600 000 сумны чыгарып салган.
Чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/kak-izmenilas-srednyaya-stoimost-kvartir-v-chelnakh
Нет комментариев