Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Ярышлардан – чираттагы җиңү белән: Афәрин, Динислам

2нче июньнән 4нче июньгә кадәр Чебоксар шәһәрендә җиңел атлетикадан Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты булып узды.

«Олимпийский» стадионында узган бу ярышларда 3 көн дәвамында 14 регионнан 950 җиңел атлетчы төрле дистанцияләрдә һәм эстафетада узыштылар. Программада шулай ук башка төр бәйгеләр дә бар иде.
Татарстан Республикасының җыелма командасы составында катнашып, Актаныш егете, хәзерге вакытта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының 3 курсында белем алучы Динислам Закиров 1500 метрга йөгереп, Идел буе федераль округы беренчелегендә 2 урынны яуласа, ә исә эстафетада 4кә 400 алар командасы 2 урынга лаек булды.
Динислам шулай ук Рәсәй беренчелегенә чакырулы булды. Без райондашыбызны чираттагы зур казанышы белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да югары уңышларга ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев