Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Күркәм юбилей: Мәхмүдә Хабировага 90 яшь тулды

Югары Яхшый авылында яшәүче Мәхмүдә Даһри кызы Хабирова үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Олуг юбилей уңаеннан Мәхмүдә апаны котларга Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова килде.

Ул юбилярга район башлыгы Ленар Рафак улы Зариповның ихлас котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Раниза Митҗан кызы үз исеменнән дә Мәхмүдә апага иң изге теләкләрен юллады.

Хөрмәтле Мәхмүдә апа! Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның һәм оныкчыкларыгызның игелеген күреп, бәхетле һәм имин гомер кичерүегезне телибез. Һәр көнегез шатлык, җылылык һәм кадер-хөрмәт белән тулып торсын!

Туган көнегез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев