Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар район Эчке эшләр бүлеге музеена экскурсиягә барды

Бүген опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән, көзге каникул вакытын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Эчке эшләр бүлегендә урнашкан музейга барды.

Полиция ветераны Васил Вахитов музей турында бик күп мәгълүмат җиткерде, полиция хезмәте турында бик кызыклы итеп  сөйләде.

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге житәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшереп, бүләкләр таратты. 

Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхтәмова шушы чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев