Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юл төзүчеләрне бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле юл төзүчеләребез! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

 

Район тормышын юллардан башка күз алдына да китереп булмый. Сәнәгать авыл хуҗалыгы, төзелеш – берг енә өлкәдә дә эшчәнлек юллардан башка тормышка ашырылмый. Безнең районда исә юлларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки яшәү урыныбызда тимер һәм су юллары юк.
Җитештерүчән хезмәттә районыбыз сезгә таяна.

Район халык хуҗалыгының бөтен тармакларында да эшнең уңышлы алып барылуы бик күп яктан сезнең хезмәткә бәйле икәнлегенә басым ясыйсы килә. Болар барысыда сездән намуслы хезмәт, җитезлек һәм оешканлык тәлап итә. 

Быел төзелеш өлкәсендә дәүләт программаларын  һәм милли проектларны үтәү кысаларында районда 1 млрд 67 миллион сумлык эш башкарылачак. Шуның 312 миллион сум капиталь төзелеш һәм ремонт эшләренә туры килсә, саллы гына 688 миллион сумы юллар төзелешенә юнәлдерелде.  Район үзәгендә, авылларда шактый гына эшләр башкарылды. Әлбәттә, беръюлы районның барлык юлларын да төзекләндерү мөмкин түгел. Алга куелган максатлар да, эшләселәр дә шактый. Әмма,  бу максатлар эшкә дәрт, яшәргә көч биреп тора.


Хөрмәтле юл төзүчеләребез! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, эшләрегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык телибез. Хәвеф –хәтәргә юлыкмыйча, һәрчак имин, уңай юлларда йөрергә насыйп булсын. Бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев