Актанышта бәйрәмнәр алдыннан иминлек чаралары көчәйтелә
Актаныш район хакимиятендә узган киңәшмәдә 1 һәм 9 Май бәйрәмнәрен каршылау уңаеннан әзерлек мәсьәләләре каралды. Төп игътибар террорчылыкка каршы иминлек чараларын тәэмин итүгә юнәлтелде.
Киңәшмәдә район башлыгы Ленар Зарипов, хакимият вәкилләре катнашты. Чыгышында район җитәкчесе бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештыру белән беррәттән, һәр адымның иминлек таләпләренә туры килергә тиешлеген ассызыклады.
— Бәйрәмнәрне матур, оешкан төстә үткәрү мөһим. Әмма беренче чиратта без гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә һәр чара террорчылыкка каршы саклык чаралары белән бәйле булырга тиеш, — дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук ул гомуми Россия күләмендә узачак автомотокросс ярышлары вакытында да аеруча уяулык таләп ителүен искәртте.
Киңәшмәдә доклад белән районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев чыгыш ясады.
Айдар Фәрдиев билгеләп үткәнчә, бәйрәм чорында иминлекне тәэмин итү өчен берничә мөһим чара каралган. Алар арасында халык белән аңлату эшләре алып бару, чит ил гражданнарын контрольдә тоту, шикле очраклар турында оператив рәвештә хокук саклау органнарына хәбәр итү бар.
Моннан тыш, бәйрәмнәр узачак урыннарда алдан тикшерүләр үткәреләчәк, металл детекторлар куелачак, территорияләр барьерлар белән әйләндереп алыначак. Җәмәгать тәртибен саклау өчен полиция хезмәткәрләре, шәхси сак оешмалары җәлеп ителәчәк.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәлләрен һәм зиратларын саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, пилотсыз очу аппаратлары (дроннар) күренгән очракта тиешле органнарга хәбәр итү бурычлары куелды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, җитәкчелек бәйрәмнәрнең имин шартларда, халык өчен уңай һәм күтәренке рухта узарга тиешлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев