Актанышта сәнәгатьне үстерү перспективалары каралды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Владимирович Коробченко Актаныш районына эш визиты барышында сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге, җитештерү мәйданчыкларын үстерү мөмкинлекләре һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән танышты.
Район башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә Олег Коробченко Актаныш агрегат заводында булды. Биредә автомобиль комплектлаучы детальләр җитештерү яңадан эшли башлаган. Хәзерге вакытта предприятиедә 25 кеше хезмәт куя. Очрашуда заводны алга таба үстерү, җитештерү күләмен арттыру һәм ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Шулай ук «Актаныш» индустриаль паркында резидентлар белән очрашып, җитештерү мәйданчыкларын үстерү перспективалары каралды.
Эш визиты кысаларында «Актаныш казлары» авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр кооперативының эшчәнлеге белән дә таныштылар. Биредә җитештерүне киңәйтү һәм яңа сату базарларына чыгу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Предприятие продукциясе Татарстаннан читтә дә таныла.
Визитның мөһим юнәлешләренең берсе — Актаныш технология техникумы булды. Биредә икътисадның реаль секторы өчен яшь белгечләр әзерләнә. Сыйфатлы һөнәри белем бирү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү сәнәгатьне уңышлы үстерүнең мөһим шарты буларак билгеләп үтелде. Җитештерүне үстерү, яңа эш урыннары булдыру һәм кадрлар потенциалын ныгыту район икътисадының өстенлекле юнәлешләре булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев