Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

«Батыр» спорт мәктәбендә яңа җитәкче

Бүген «Батыр» спорт мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде, коллектив дилбегәсе Назил Латыйповка тапшырылды.

Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм аның урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүген районыбызның спорт өлкәсендә хезмәт куйган остазлар, спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән очрашты. Елдан-ел зур җиңүләргә илткән, зур, бердәм коллективны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов һәм “Батыр” спорт мәктәбенең яңа җитәкчесе Назил Латипов белән таныштырды алар. Хәер, озак еллар районыбызның спорт, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган райондашларыбызны һәркем яхшы белә. Айгиз Хәлил улы да, Назил Назыйф улы да кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен үз алдына маяк итеп куйган кешеләр. Чара барышында профсоюз оешмасы тарафыннан Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Актаныш районы хакимиятенең мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев