Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район җитәкчелеге Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы узды. Видеоэлемтә аша үткән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов һәм башка җитәкчеләр катнашты.

         Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

          Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Видеоконференция эшендә  республиканың барлык муниципаль районнары, шул исәптән Актаныш районы җитәкчелеге дә катнашты.

«2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарының үтәлеше»,  «2022 елда Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турында законнарның үтәлеше турында» һәм башка темалар буенча чыгышлар тыңланды. Татарстанда балалар театр студияләренең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Мәсәлән, «Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова балаларны туган телгә театр постановкалары аша җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләде.  

Васил Габделгаяз улы яшь буынны туган телгә өйрәтү өчен "Апуш" проекты үрнәгендә район җирлекләрендә дә театр студияләрен булдыру бурычын куйды. "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чараларында телләр турындагы законның үтәлеше буенча хисап тотты. 


              Татарстан Республикасы Премьер – министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекне алга таба да уңышлы дәвам итәргә кушты. Еллык чараларны планлаштырганда педагог һәм остаз елы, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булуны да игътибар үзәгенә алырга кирәклеген әйтте. Шулай ук  юл күрсәткечләренең ике дәүләт телендә рәсмиләштерелүен тәэмин итү мөһим. Бу шулай ук урам аншлаглары, мемориаль һәм мәгълүмат такталарына да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев