Райондашыбыз Флүрә Галиевага 90 яшь!
Бүген хөрмәтле райондашыбыз Флүрә Галиевага 90 яшь, ул килен булып төшкән Татар Ямалысы авылында балалары тәрбиясендә бик матур гомер кичерә! Флүрә Мирсалих кызын олуг юбилее белән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.
Флүрә Мирсалих кызы 1935 нче елның 28 гыйнварында Такталачык авылында туа. Аның гомер юлы туган ягы тарихыннан аерылгысыз. Озак еллар лаеклы ялга киткәнче совхозда хисапчы булып эшли.
Флүрә апа шәхси бәхетен дә матур итеп яза белгән ак яулыклы ак әбиебез. Яраткан ире Фалис Гали улы белән 5 бала тәрбияләп үстерә ул. Хәзерге вакытта 5 баласының кияү-киленнәренең, 9 оныгы, 1 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер итә.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова шундый матур язмышлы райондашыбызны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Россия президенты В. В. Путинның котлау хатын, Актаныш районы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен һәм исемле күчтәнәчләрен тапшырды.
Хөрмәтле Флүрә Мирсалих кызы!
Юбилеегыз мөбарәк булсын!
Олы итеп котлау юллыйк
Туксан яшь хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.
Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.
Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгыз бүген түрдә.
Әнә ничек олылыйлар,
Хөрмәтли сезне Ватан.
Шул хөрмәтнең иң олысы
Очсын без торган яктан.
Хөрмәте олы булса да,
Бик гади теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев