Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш үзәк район хастаханәсендә шартлы янгын сүндерелде

Актаныш үзәк район хастаханәсендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тренировка-өйрәнүләр үткәрделәр. Сценарий буенча кабул итү бүлегенең гардероб бүлмәсендә янгын чыга, ут ялкыны хирургия бүлегенең 3 катына күчкән.

Янгын чыгу техник хезмәткәр тарафыннан ачыклана.

Медицина хезмәткәрләре тиз арада бу хакта янгын сүндерү бүлегенә хәбәр иттеләр, бинаның запас чыгу юлларын ачтылар. Персонал һәм пациентлар эвакуацияләнә башлады. Фаҗига урынына килгән 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре янгынны сүндерергә кереште. хастаханәдәге кешеләр эвакуацияләнде. Шартлы янгын сүндерелде. 

Өйрәнүләргә йомгак ясаганда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районындагы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, объекттагы өйрәнүләргә куелган максат һәм бурычларга ирешелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев