Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Төнлә бакча йортында ике кеше янган

Татарстанның Тукай районында төнлә бакча йорты янган. Янгында дачада яшәүче гаилә пары һәлак була. Район прокуратурасы хәбәр итүенчә, Калмаш авыл җирлеге территориясендәге «Уңыш» ширкатендә янгын турында хәбәр бүген төнге сәгать берләр тирәсендә килеп ирешкән. Янгын чыккан йортта ике кешенең — ир-ат һәм хатын-кызның гәүдәләрен табалар.

Прокуратура ике корбанга китергән янгын факты буенча тикшерү үткәрә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә ачыклык кертүләренчә, ике катлы кирпеч бакча йорты һәм каркас мунча янган. Ут 33 кв. метрны чолгап алган.

Янгынны сүндерү барышында 70 яшьлек хатын-кызның һәм 69 яшьлек ир-атның гәүдәләрен тапканнар. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе- электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, диелә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүмат чарасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев