Гомерен мәгарифкә багышлаган каһарман
Район мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсән Шакиров хакындагы хатирәләрне улы Зөфәр Шакиров белән бергә яңарттык.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Әхсән Шакировны район халкы зур хөрмәткә лаек шәхес буларак искә ала. Аның туры сүзле, гадел булуын мәгариф тармагында хезмәт куючылар да, укучылары да яхшы хәтерли.
Әхсән Шакир улының белемгә омтылышы балачактан ук формалаша. Әмма ул чор кешеләренә хас катлаулы язмыш аны да читләп үтми.
Әхсән ага Түбән Яхшый авылында Фатыйма һәм Әхмәтшакир Әхмәтҗановлар гаиләсендә туа. Әтисе мулла була, җирне арендага алып, игенчелек белән шөгыльләнә. 1930 елның 23 февралендә аны кулга алалар, 5 елга концлагерьга хөкем итәләр. Шуннан
кайтканда вафат була. Ул 1989 елның 25 июлендә аклана. Әлеге гаилә өч балага гомер бирә.
Әхсән абый, Яхшый җидееллык мәктәбен тәмамлагач, 1939 елда Минзәлә педучилищесына кабул ителә. Әмма тормыш авырлыклары укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми.
– Әти мәктәптә дә бик яхшы билгеләренә укыган. Минзәлә педучилищесында да укыр иде, әмма юклык якадан тарткан. Укуын дәвам итәргә акчасы булмагач, 1940 елда Түбән Тагилдагы абыйлары янына китә. 1940 елның августында металлургия комбинатына өйрәнчек слесарь булып урнаша, 1942 елга кадәр шунда эшли, – ди Зөфәр абый.
Шушы чорда илне тетрәндереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Барлык ир-егетләрне сугышка алалар. Шул исәптән, Әхсән абыйның ике абыйсы Зыя белән Зөфәр дә яу кырына китәләр. Ни кызганыч, алар шунда мәңгелеккә ятып калалар.
Әхсән абый 1942 елның мартыннан 1943 елның мартына кадәр Свердловск хәрби-пехота училищесында укый. Кече лейтенант дәрәҗәсе алып, Көньяк фронтка җибәрелә, укчы взвод командиры буларак, Сталинград сугышында катнаша. 2 тапкыр яралана.
– Әтинең сөйләве буенча бик каты яралана. Бер кулы өзелеп төшә диярлек. Әмма бәхетенә кулын саклап кала алалар. Озак кына Бакуда госпитальдә ятып, 1944 елда туган ягына кайта, – ди Зөфәр абый.
Мәгариф –
гомерлек миссия
Сугыштан кайткач, Әхсән абый хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Ул вакытта Калинин районы, үзәге – Пучы авылы була . Соңыннан Пучы мәктәбендә военрук булып укыта. Читтән торып, Минзәлә педучилищесын, Алабуга укытучылар, аннан педагогия институтларын тәмамлый.
Шушы чордан башлап, Әхсән Шакиров бар гомерен мәгарифкә багышлый. Үрәзмәт, Иске Айман мәктәбендә эшли. 1950 елда Пучы урта мәктәбенә күчә. Рус теле һәм тарих фәннәреннән укыта. Директор урынбасары да була. 1950-1957 елларда Калинин районы мәгариф бүлеге инспекторы вазыйфасын да башкара.
– Әти рус теле һәм тарихтан Миңтимер Шәрипович Шәймиевне дә укыткан, – дип, горурланып искә ала улы.
1965 елда Әхсән абыйны Такталачык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Оештыру сәләте, тырышлыгы аны тагын да югарырак җаваплы вазифага күтәрә – 1969 елда район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар. Шул елны гаиләсе белән Актанышка күчә. Лаеклы ялга киткәнче шул вазыйфаны намус белән башкара. Район мәгарифен үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Ул елларда аның җитәкчелегендә җирлектә типовой яңа 16 мәктәп, 15 балалар бакчасы сафка баса. Үзенә һәм бер ветеран мәктәп директорына өй салу өчен акча да бүлеп бирелә.
– Әти бу акчаларны үзенә өй салу өчен дә куллана алыр иде. Әмма ул акчаларны ун балалы, мәгариф системасында хезмәт куючы сугыш ветеранына бирә, – ди Зөфәр абый.
1974 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш районы мәгариф бүлеге Татарстан буенча җиңүче булып чыга. Һәм аларга Татарстан Өлкә комитеты, Министрлар советы һәм профсоюз өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагын тапшыралар. Аңа кадәр дә, аннан соң да районның мондый байрак алганы булмый.
Әхсән Шакировның хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә: Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы медальләр, билгеләр белән бүләкләнә. 1967 елда Татарстанның, ә 1984 елда РСФСРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул җәмәгать эшчәнлегендә дә актив катнаша: партия райкомы, район Советы башкарма комитеты әгъзасы, депутат булып сайлана, Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте съездында делегат булып катнаша.1983 елда районның партия конференциясендә Татарстанның Өлкә комитетының отчет сайлау конференциясенә делегат итеп сайлана.
Әлеге мөхтәрәм зат лаеклы ялга чыккач та район тормышында актив кайнап яши.
– 1985 елда ил Бөек Җиңүнең 40 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Әти 1984 елда лаеклы ялга чыккач, үз инициативасы белән район җирлегендәге сугыш ветераннарының исемлеген булдыруга алына. 1985 елга 1500 дән артык исән сугыш ветеранының исемлеген булдыра. Ул вакытта Зопорожец машинасы алган идем. Әтине мин дә авылларга йөрттем әле, – ди Зөфәр абый.
Шул ук елны ветераннар оешмасы төзелә, һәм аны җитәкләү Әхсән Шакировка ышанып тапшырыла. Соңрак хезмәт ветераннары оешмасын да җитәкли, ике оешманы берләштергәннән соң да 1991 елга кадәр аларның башында тора. Ул чорда бу эшләрнең барысы да бушка, кеше мәнфәгатьләрен искә алып башкарылган.
Балаларының
горурлыгы
Әхсән абый гаиләсендә дә бик яхшы гаилә башлыгы була. 1948 елда Иске Айман авылы кызы Гаилә белән гаилә кора. Аның белән шул авылда эшләгәндә таныша.
Әхсән абый белән Гаилә апа биш ул тәрбияләп үстерәләр. Әхсән абый ике улына сугышта һәлак булган абыйлары хөрмәтенә Зөфәр белән Зыя исемнәре куштыра.
– Әтинең “чын кеше
булырга тырышырга кирәк” дигән сүзләре бүген дә колак төбендә яңгырап тора. Әти белән әни икесе дә укытучы булгач, безне кешене үпкәләтмәскә, кимсетмәскә, дөрес юл белән барырга кирәк дип тәрбияләделәр. Аларның биргән тәрбиясе миңа тормыш алып барганда нык ярдәм итте. Әти бик нык грамоталы иде. Ул булмасын рус теле, ул булмасын тарих, – ди Зөфәр абый.
Ел саен Бөек Җиңү көне якынлашканда уллары күңелендә әтиләре хакындагы хатирәләр кабат-кабат яңара.
– Безнең әти – безнең горурлык, – ди Зөфәр абый. – Ул безгә тормышта бар яктан да үрнәк булды.
Әхсән Шакировның исеме дә, хезмәте дә халык хәтереннән җуелмый. Районда иң яхшы укытучыларга бирелә торган Әхсән Шакиров исемендәге премия – моның ачык дәлиле. Бу исемне киләчәк буыннар да белер, хөрмәт итәр, горурланыр – шуңа ышаныч зур.
Бу язма – аның якты рухына дога булып барып ирешсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев