Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә
Актанышта – шахмат
Илдар ИМАМОВ
Актанышта Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә 16 нчы мәртәбә шахмат турниры үткәрелде, ул дәвамлы булыр, дип ышанам. Бу ярышны Фәһим Галимов белән бергәләп алып барабыз. Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов матди ярдәм күрсәтә.
Актаныш шахматының зур тарихы бар. Район пионерлар йортында шахмат түгәрәге 1954 елда эшли башлый, 2 нче разрядлы спортчы-укытучы Вил Гайсин җитәкчелек итә. 30 укучы спорт разряды ала. Түгәрәккә йөргән Лемар Могътазиров, Энгель Гафаров, Касыйм Сафуанов, Мөдәллиф Басыйров, Клим Имамов район ярышларында призлы урыннар яулыйлар.
1961 елда район пионерлар йортында үткән ярышта I урынны – Пучыдан И. Әхмәтханов, II урынны Актаныштан Илгизәр Шавалиев һәм Байсардан Дәүләтов яулый. Әмирҗан Моталлапов, Энгель Гафаров, Клим Имамов төрле елларда шахмат түгәрәген алып баралар, Сәгыйть Мансуров, Илдар Имамов, Рәфит Шәйгәрданов, Фидус Кәрамов һ.б. ярышларда призлы урыннар ала. Соңрак районда берничә җирлектә шахмат түгәрәге эшләде. Күҗәкәдә – Фәһим Галимов, Бурсыкта – Әхәт Нуриәхмәтов, Куян авылында – Васил Сәрвәров, Актанышның беренче мәктәбендә Илсур Ялалов җитәкләде.
Сиксәненче елларда олырак яшьтәгеләрдә шахматка зур кызыксыну уянды. Шахмат үзәгенең берсе район газетасы мөхәрриятендә булды. Монда, эштән соң, көчле шахматчылар ярыштылар. Рафис Шәехов җитәкчелегендә гөрләп торды. Әмирҗан һәм Зәет Моталлаповлар, Рифкать Арсланов, Йосыф Хуҗин һәм мөхәррияткә килүчеләр, бер-берсе белән ярыштылар. Районда профком җитәкчесе Альберт Кәрамов укытучылар арасында ярышларны еш оештырды. Васил Сәрвәров, Хавис Салихов, Фәһим Галимов, Артур Хәйдәров, Таһир Әхмәтшин, Георгий Сергеев, Фәрит Әхмәдишин, Әхәт Нуриәхмәтов иң актив катнашучы булдылар.
Торак-коммуналь хуҗалык оешмасында, соңыннан пар казаннары бинасында инженерлар Рифкать Фатыйхов, Нәүбәк Сафин, Энгель Мәннапов, Рафак Фәрхетдинов, Лемар Могътазиров, Клим Имамов җитәкчелегендә турнирлар үткәрелде.
Райкомда ярышлар уздырыла башлады. Уеннарда Фәрит Салихов, Марс Атнаголов, Абрек Гыйльмуллин, Дилфат Борһанов, Илдар Имамов катнаштылар.

КӨЧЛЕ ШАХМАТЧЫЛАР
Авылларда көчле шахматчылар үсеп чыкты: Яхшыйдан Флүс Фәрхетдинов, Бурсыктан Әхәт Нуриәхмәтов, Сәфәрдән Хәнәфи Халиков, Такталачыктан Фасим Фәррахов, Кадермәттән Рәиф Сәгъбиев.
Спорт бүлеген 17 ел җитәкләгән Марс Гардисламов матди базаны ныгытуга зур өлеш кертте, соңрак Айдар Иманаев бик нык ярдәм итте. Матди чыгымнарны күтәрүдә район җитәкчелеге булышты.
Актанышта шахмат хәрәкәтен җанландыручыларның берсе – район газетасы мөхәррире Рафис Шәехов. Шахматчы, ул чакта дөнья чемпионы Алисә Галләмованы Актанышка ул чакырды. Алисәнең әнисе Татар Ямалы авылыннан икән бит.
Ярыш 1987 елның 7 июлендә район мәдәният йортының спортзалында узды. Әслах Гаязов, Марс Атнагулов, Абрек Гыйльмуллин, Фәрит Әхмәдишин, Әмирҗан Моталлапов, Клим Имамов, Рафак Фәрхетдинов, Илдар Имамов, Фәһим Галимов, Ләис Галләмов катнашты. Әлбәттә, Алисә Галләмова, бик тиз генә барыбызга да мат куйды. Без һөнәри һәм һәвәскәр шахматның нәрсә икәнен аңладык.
Бу очрашуның уңай ягы шул иде – Рафис Шәехов газета аша район җитәкчеләренә шахмат сөючеләргә, бергә җыелу өчен, җиһазландырылган бүлмә булдыру; шахмат федерациясе төзү һәм районга күренекле шахматчыларны чакыру, турнирлар үткәрү кирәклеге турында тәкъдимнәр юллады.
1992 елда Илсур Ялалов, Фәһим Галимов, Клим Имамов, Рафак Фәрхетдинов, Энгель Мәннапов составында шахмат федерациясе төзелеп, Илдар Имамов аның рәисе итеп сайланды. Шахмат федерациясе КБО бинасында оешты. Бу оешманың җитәкчесе идем, бу хезмәтне 15 ел башкардым.
1993 елда КБОның беренче катында бер бүлмә бушады. Район башлыгы Илшат Фәрдиевкә мөрәҗәгать иттем, ул үз кесәсеннән 600 доллар биреп чыгарды. Шушы акчага шул елда ук бүлмәне ремонтладык, шахмат фигуралары сатып алдык. Оста мастер Әскать Вәлиев һәм аның бригадасы заманча мебельләр җитештерә иде. Шахмат өстәлләре ясап бирде. Ул ясаган өстәлләр Әлмәт, Сарман һәм Менделеевск шахмат үзәкләренә дә китте. Марс Атнагулов, Мөдәллиф Басыйров үз өйләреннән шахмат китаплары бирделәр.
1994 елда КБОда шахмат мәктәбе эшли башлады. Актанышның беренче мәктәп укытучысы, тренер, республика чемпионы Илсур Ялалов үзе шөгыльләнгән балаларын ияртеп алып килде. 22 укучы җыелды. Алар арасында Илнар Вәлиханов, Рөстәм Имамов, Руслан Яһудин, Марат Хәбибуллин, Миләүшә Әхмәдуллина, Гөлназ Гарипова, Алия Вәлиханова, Илдар Карабаев, Айгөл Иргалина, Руслан Заһертдинов бар иде. Тренер вазыйфасын вакытлыча Илһам Сәрвәров алып барды. 1997 елда Илнар Вәлиханов үзе тренер булды.
1997 елның сентябрендә Фәһим Галимов Сарманнан кайтты. Бу безгә зур уңайлылык тудырды. Фәһим Галим улы – профессиональ тренер. Үзенең китаплары да бар иде. Без уңышлы гына эшли башладык. Мин – оештыручы, менеджер, ә ул тренер булды.
Фаил һәм Раил Газетдиновлар, Гөлчәчәк Гарипова, Марат Имамов көчле уенчылар арасына килеп кушылды. Фәһим Галимов, Илсур Ялалов һәм Илдар Имамовтан торган безнең команда авыл спортчылары арасында берничә тапкыр Татарстан беренчелеген оттык. Шахмат мәктәбе укучылары хәзерге көнгә кадәр халыкара, төбәкара, РФ, ТР беренчелекләрендә зур казанышларга ирешеп киләләр.
НАИЛ ИБРАҺИМ УЛЫ ҮРНӘК КҮРСӘТТЕ
Халыкара шахмат остасы Рәшит Нәҗметдиновның укучысы – Татарстан, Россия чемпионы Наил Мөхәммәтҗанов безгә зур үрнәк күрсәтте. Мине Татарстан Республикасының шахмат федерациясе әгъзасы итеп сайладылар. Наил Ибраһим улы оештырган күп кенә республика ярышларына иганәче булырга туры килде. Анатолий Карпов, Виктор Корчной, Гата Камский, Артур Йосыпов Актанышта эшләнгән түбәтәйне киделәр. Европа, Азия турнирларына бездә эшләнгән мичкәләргә тутырып, бал бирелде.
Бервакыт Казанга Татарстан федерациясе утырышына баргач, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәге кафесында Алисә Галләмованы очраттым. Мин аңа: “Актанышта Алисә Галләмова турниры үткәрик”, – дип тәкъдим иттем.
Аның кубогына беренче турнирны 1996 елда яңа ел бәйрәме алдыннан КБО бинасында уздырдык. Актаныш, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәр һәм районнарыннан 6 команда катнашты. Алисә Галләмова, Наил Мөхәммәтҗанов, Рафаэль Габдрахманов, Рамил Хәсәнгатин, Илдар Имамов Актанышның беренче командасы өчен уйнадык. Икенче командада Клим Имамов, Энгель Мәннапов, Васил Сәрвәров, Әхәт Нуриәхмәтов, Мөдәллиф Басыйров уйнадылар.
Халыкара гроссмейстер, 2 тапкыр кызлар арасында дөнья, күп тапкырлар Россия чемпионы Алисә Галләмова кубогына ярыш 10 ел дәверендә Актанышта үтте. Катнашучы командалар саны 29га кадәр җитте. КБО эшчеләре Илһам Сәрвәров, Наилә Разова, Римма Хәбибуллинаның ярдәме зур булды. Турнирлар, шахмат тормышы КБО оешмасы җилкәсендә яшәде. Хәзер инде әлеге турнир район башлыгы призына үткәрелә.
2003 елда истәлекле төбәкара турнир үткәрелде. Анда 7 гросмейстер, 6 халыкара мастер, 30га якын ФИДЕ остасы, күп кенә спорт осталары һәм беренче разрядлы спортчылар уйнады. 26 команда катнашты, 11 турда җиңүчеләр билгеләнде. Россия беренчелегендә чемпион калган Елена Заяц, Сандугач Шәйдуллина, Юлия Машинская, Луиза Хөснетдинова, Карина Амбарцумова составындагы хатын-кызлар командасы көчле уен күрсәтте.
Бу турнирларда бөтендөньдагы танылган гросмейстерлар катнаштылар. Илдар Ибраһимов, Валерий Яндемиров, Андрей Харлов, Вадим Ахмадеев, Александр Панченко.
Әйтәсем килә, бу җиңүләрнең, турнирларда көчле мастерлар катнашуның артында Наил Ибраһим улының хезмәте ята. Аның абруена таянып, күренекле шахматчылар, командалар төрле төбәктән яшьләрне Актанышка алып килделәр. Актаныш халыкка шахмат спортын, көчен күрсәттеләр. Актаныш шахматы Наил Мөхәммәтҗанов иңсәсендә үсеп чыкты. Кызганыч, 60 яше җитәргә 40 көн калганда яман чир аны арабыздан алып китте. 2003 елның 5 декабрендә йөрәге тибүдән туктады.
Наил Ибраһим улы онытылырга тиешле затлардан түгел. Шуңа күрә вафатыннан соң Казанда, аннары Яр Чаллыда зур шахмат ярышлары оештырылды. Бу турнирны Актанышта зурлап уздыру соңгы елларда матур гадәт булып дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев