Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Яшьләр, сезнең колакка: Җавапсызлык кыйммәткә төшмәсен (фотолар)

Яшүсмерләрнең скутер, питбайк, квадроциклларда чажлап үтеп киткәнен күргәч, кемнең генә йөрәге «жу» итми икән? Чыннан да хәвефләнергә урын җитәрлек.

Бүген генә Әтәс авыл яшүсмеренең үзенең туган көнендә питбайк белән авып тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгүен хәбәр иткән идек. Җәйгә чыккач шундый очракларның артуы урынлы борчу уята. Әйтик, 16 июнь көнне Зөбәер авылында 2005 елгы егет Минск мотоциклы белән идарәне югалтып кюветка төшеп китә. Сәбәбе- куркынычсыз тизлек сайламау. Яшүсмер тән җәрәхәтләре ала, очлыклары бәрелеп яралана.

18 июньдә 2006 елгы егеткәй дә укулар тәмамлангач тугарылып ала. Чаллыдагы колледж студенты квадроциклга утыра һәм югары тизлек белән авыл урамыннан чаба. Теләкәй юллары мондый йөкләнешкә түзми, егет техникасы белән ава. Нәтиҗәдә кабыргасы сына.

Әле генә тагын бер күңелсез яңалык килеп иреште- 4 август көнне 2 сәгать 35 минутта Актаныш- Мөслим юлында Чаллыда яшәүче 2004 елгы егет Лада- 21144 автомобиле белән юлдан чыгып китеп кюветка төшә. Исерек көе руль артына утырган "батыр"ның өч пассажиры да була. Автомобильнең әйләнеп каплануы эзсез калмый- 2007 елгы кыз баланың баш мие селкенгән, умырткалыгының күкрәк һәм бил өлешләре бәрелә. Калган пассажирларга зыян килмәгән.

Әлеге материал Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев