Кибеткә генә чыкканда да юл кагыйдәләрен белергә кирәк
Буген Пучы мәктәбенең ЮИД отряды белән берлектә Пучы картлар йортында бик матур чара узды.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы кибеткә чыгып йөрүче өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп яктылык кайтаргыч элементлар таратты.
Шулай ук Пучы картлар йортында эшләүче хезмэәткәрләргә дә фликерлар тапшырылды.
ЮИД отряды укучылары эчтәлекле концерт номерлары белән өлкәннәрне сөендерделәр һәм иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев